Татарстанда телләр турындагы законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы узды

Караш башка, эш шул ук. Татарстанда телләр турындагы законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында республикада ике дәүләт теленең ни дәрәҗәдә тигез файдалануын тикшерделәр. Уңай үзгәрешләр дип, башкарма хакимият органнарының халык гозерләренә татарча җавап бирүләрен әйтергә була. «Авырткан» җир булып исә һаман да элмә такталар кала икән. Шулай ук рәсми сайт һәм аккаунтларда мәгълүматларның күпчелеге урысча булуы да – элеккеге баш бәласе.

2022 елда башкарылган эшләр өчен Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хисап тотты. Министр әйтүенчә, былтыргы саннар 2021 елгы күрсәткечләрдән күпкә яхшырак. Саннарга күз салыйк соң.

Хакимият органнары былтыр 80 меңнән артык халык мөрәҗәгатен караган. Җирле үзидарә вәкилләре – 50 меңнән артык. Аларга язмача, мөрәҗәгать иткән телдә җавап кайтарылган.

Былтыр Татарстан халкы хакимият органнарына татарча ешрак мөрәҗәгать иткән. Андый мөрәҗәгатьләр 252 процентка арткан! Сөендергәне шул: җавап көтүчеләр аны татар телендә алганнар. Әйтик,  2021 елда башкарма хакимият органнары татар телендә 2,6 мең җавап кайтарса, былтыр бу сан 11,3 меңгә җиткән.

Җирле үзидарә органнарына да татарча гозер белән киләләр. Әмма бу күрсәткеч чагыштырмача зур түгел. 2021 елда 780 мөрәҗәгать кабул итсәләр, былтыр – 881.

Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, 2018 елдан министрлык дәүләт телләренең үтәлешен 15 төрле күрсәткеч буенча бәяли. Әйтик, юридик сорауларга татар телендә җавап алучылар, урамнарда ике телдә дә урнаштырылган элмә такталар, туган телдә укучы балалар өлеше һәм башкалар. Былтыр шушы күрсәткечләрнең җидесе 100 процентка үтәлгән.

Республиканың ике дәүләт телен тигез файдалану буенча ким күрсәткечләр түбәндәге юнәлешләрдә чагылган:  татар телендә театраль тамаша чаралары (51,8 процент), мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар телен укыту (56,3 процент), вокзал һәм аэропортларда ике дәүләт телендә дә мәгълүмати хезмәт күрсәтү (69 процент), җәмәгать транспортында мәгълүмат бирү (автоинформатор) (89,5 процент). Транспорт җәһәтеннән, Алексей Песошин бу мәсьәләне хәл итәргә, урамдагы күрсәткечләрне тәртипкә китерергә кушты.

Планлы күрсәткечләргә ирешмәгән юнәлешләр рәтендә хакимият органнары һәм район сайтларында татарча мәгълүматның аз (йә юк) булуын атадылар. Хезмәт күрсәтү предприятиеләре дә мәгълүмати икетеллелеккә битарафрак карый (98,6 процент).

Кыскасы, бу юлы да Хөкүмәт йортында иске яңа бурычлар куелды. Үтәлешен киләсе елда бергәләп бәяләрбез.

 

 


Фикер өстәү