“Россия – Ислам дөньясы” форумында сукырлар өчен Коръән тәфсире белән таныштырачаклар

“Россия – Ислам дөньясы”: KazanForum 2023” форумында сукырлар өчен Луи Брайль ысулы белән эшләнгән Коръән тәфсире (ун томда) белән таныштырачаклар. Шулай итеп, ислам дөньясы вәкилләре инде май аенда ук Казан белгечләренең хезмәтен бәяли алачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

“Тәфсир – күп кенә тәрҗемәчеләр белән дин әһелләренең уртак хезмәт җимеше. Сукырларга Изге китапны уку-өйрәнү генә түгел, бәлки мәгънәсен дә аңлау мөмкинлеге бирәчәк ул”, – ди Казанның “Ярдәм” хәйрия фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлев.

Аның әйтүенчә, Коръәнне аңлатып, рус теленә тәрҗемә итү Татарстан Мөселманнарының диния нәзарәте ярдәмендә башкарылган. Коръән тәфсирен филологлар гына түгел, имамнар һәм төрле ислам уку йортлары вәкилләре җиде ел дәвамында эшләгән.

“Россия – Ислам дөньясы”: KazanForum 2023” халыкара форумы 18 һәм 19 майда “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә узачак. Быел бу чара Россия Президенты Владимир Путин карары буенча федераль статус алган.


Фикер өстәү