Казан мәктәпләрендә ашау-эчү кыйммәтләнә

Балаларның үзләре сайлап алган менюсы 79 сум торачак.
3 апрельдән Казан мәктәпләрендә ашау-эчү 5-7 сумга кыйммәтләнә. Казан мэриясе сайтында хәбәр ителгәнчә, балаларның үзләре сайлап алган менюсы – 79 сум, комплекслы ашау-эчү – 55 сум, иртәнге яки кичке яктагы аш (полдник) 35 сум торачак. Шунысы да бар: мәктәп укучыларының яртысы гына ашау-эчүгә күбрәк түли башлаячак. 45 проценты мәктәпләрдә бушлай ашый.

Туклану бәясендә үзгәрешләр соңгы тапкыр 2021 елның апрелендә булган. Әмма мәктәптәге бәясе барыбер кибеттәге бәяләрдән кимрәк. Продуктларның җитештерүчеләрдән күпләп сатып алынуына бәйле бу. Моннан тыш мәктәптә туклануны оештыру чыгымнары предприятиенең коммерция эшчәнлеге кеременнән өлешчә каплана.


Фикер өстәү