12 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Космонавтика көне

1961 елның 12 апрелендә Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 7 минутта Байконур космодромыннан «Восток» ракетасы кеше утырган космик корабльне җир тирәсендәге орбитага чыгара.  Беренче космонавт – хәрби очучы, өлкән лейтенант Юрий Гагарин. Ракета белән Сергей Королев, Анатолий Кириллов, Леонид Воскресенский җитәкчелек итә.

Гагарин галәмдә 108 минут вакыт була. Җир тирәли бер тапкыр әйләнгәч, аппарат Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 55 минутта  Саратов өлкәсе территориясенә төшә.

1961 елның 14 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы белән Юрий Гагаринга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1962  елның апрелендә Югары Совет Президиумы указы белән 12 апрель Космонавтика көне дип игълан ителә.

2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясы 12 апрельне Халыкара Кеше космоска очкан көн дип игълан итә.

Беренче өмә

104 ел элек (1919) Мәскәүдә беренче коммунистик өмә үткәрелә. 1919 елның 12 апрелендә,  эш сәгате беткәч, 15 депо хезмәткәре паровоз ремонтларга чыгалар. Беркетмәдә язылганча, бушлай кичке 8 дән иртәнге 6 га кадәр эшлиләр. Инде бер айдан, 10 май көнне, Мәскәүдә үткәрелгән өмәгә 205 кеше чыга.  Шул вакытта «шимбә өмәсе» дигән яңа төшенчә пәйда була. Ул эш сәгатьләреннән тыш бушлай эшләүне аңлата.

53 ел элек (1970) КАМАЗ заводы мәйданчыгында беренче чүмеч җир чыгарыла

Завод Советлар Союзында йөк машиналарына ихтыяҗның артуын канәгатьләндерү өчен 1969 елда оештырыла. Завод нигезендәге котлованга бетонның беренче кубометрлары 8 сентябрьдә салына.

22 ел элек (2001) Минтимер Шәймиев өченче тапкыр Татарстан Президенты вазифасына керешә

Сайлауларда тагын дүрт кеше пост өчен көрәшә: Сергей Шашурин, Иван Грачев, Роберт Садыйков һәм Александр Федоров. Минтимер Шәрипович 79,5% тавыш җыя. Икенче урынны РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Шашурин ала (5,78%).

Беренче шәhәр автобусы

1903 елның 12 апрелендә Лондонда маршрутка эчке янулы двигатель белән дөньяда беренче шәһәр автобусы чыга. Ул 11,2 км/сәг тизлек белән хәрәкәтләнә. 1907 елда беренче пассажир автобус маршруты Санкт-Петербургта эшли башлый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү