12 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Космонавтика көне

1961 елның 12 апрелендә Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 7 минутта Байконур космодромыннан «Восток» ракетасы кеше утырган космик корабльне җир тирәсендәге орбитага чыгара.  Беренче космонавт – хәрби очучы, өлкән лейтенант Юрий Гагарин. Ракета белән Сергей Королев, Анатолий Кириллов, Леонид Воскресенский җитәкчелек итә.

Гагарин галәмдә 108 минут вакыт була. Җир тирәли бер тапкыр әйләнгәч, аппарат Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 55 минутта  Саратов өлкәсенә төшә.

1961 елның 14 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы белән Юрий Гагаринга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1962  елның апрелендә Югары Совет Президиумы указы белән 12 апрель Космонавтика көне дип игълан ителә.

2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясы 12 апрельне Халыкара Кеше космоска очкан көн дип игълан итә.

Мәскәү университеты

73 ел элек (1949) Мәскәүдә тантаналы төстә  төп университет бинасына нигез салына.  Воробьевы Горыда (элек Ленин) университет бинасы салу карары 1948 елның язында кабул ителә. Инде ноябрь аенда ук университет советына эзкизлар һәм макет тәкъдим ителә.

Төп бина 1949 елның июлендә салына башлый һәм дүрт ел дәвам итә.  Аның биеклеге 183,2 метр, 34 катлы. Ул 1953 елның 1 сентябрендә татнаналы төстә ачыла.

Курчатов институты

79 ел элек (1943) Курчатов институтына нигез салына. 1943 елның 12 апрелендә СССР Фәннәр академиясе вице-президенты Александр Байков Икенче номерлы лаборатория оештыру турындагы карарга кул куя. Аны галим, физик, академик Игорь Курчатов җитәкли.  1956 елда ул СССР Фәннәр академиясенең Атом энергиясе институты дип үзгәртелә. Дүрт ел үткәч, аңа Курчатов исеме бирелә. 1991 елда РСФСР Президенты указы белән гыйльми үзәккә әверелә.

Беренче өмә

103 ел элек (1919) Мәскәүдә беренче коммунистик өмә үткәрелә. 1919 елның 12 апрелендә,  эш сәгате беткәч, 15 депо хезмәткәре паровоз ремонтларга чыгалар. Беркетмәдә язылганча, бушлай, кичке 8 дән иртәнге 6 га кадәр эшлиләр. Инде бер айдан, 10 май көнне, Мәскәүдә үткәрелгән өмәгә 205 кеше чыга.  Шул вакытта “шимбә өмәсе” дигән яңа сүз пәйда була. Ул эш сәгатьләреннән тыш бушлай эшләүне аңлата.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү