Владимир Путин юл йөрү бәясе үсүне туктатып тору мәсьәләсен карарга кушкан

Моннан тыш Президент Хөкүмәткә шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара транспортны тахографлар белән тәэмин итү вакытын кичектерүне йөкләгән.

Россия Президенты Владимир Путин шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара транспортта йөрү бәяләрен үсүдән туктаып тору мәсьәләсен карарга кушкан. Кремль сайтында шулай диелгән. Президент 15 июльгә кадәр әлеге мәсьәләне тулысынча хәл кылуны һәм җаваплы кешеләрнең бу хакта үзенә җиткерүен йөкләгән, дип яза ТАСС.

Моннан тыш Владимир Путин Министрлар Кабинетына шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара транспортны тахографлар белән тәэмин итү срогын кичектерүне йөкләгән.

Исегезгә төшерәбез: март ае ахырында Гомумроссия пассажирлар берләшмәсе Россия Хөкүмәтенә кимендә ярты ел дәвамында җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен арттырмау үтенече белән мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү