Казан Кремле җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыруга карата фикерен җиткерде

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифинг вакытында җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыруны шәрехләде.

Исегезгә төшерәбез, 1 марттан Казанда җәмәгать транспортында йөрү 35 сум булачак.

Бәяләр өчен тарифлар буенча дәүләт комитеты җаваплы, ди Казан Кремле вәкиле.

– Татарстан хакимияте Казан җәмәгать транспортында йөрү бәясен күтәрү темасын шәрехләми, чөнки бу сорау өчен тарифлар буенча комитет җавап бирә. Бәяне үзгәртү бары тик тарифлар буенча комитет карары буенча гына мөмкин. Әлеге комитет эшенең регламенты, транспорт йөртүчеләрнең чыгымнарына анализ ясала торган таләпләр бар. Моннан чыгып, тиешле сумма барлыкка килә, һәм ул нигезле булырга тиеш, – диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү