Президент “Clubhouse”та теркәлерме?

Соңгы арада популярлык казанган “Clubhouse” мобиль кушымтасында Татарстан Президенты теркәлмәячәк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

– Ә нәрсәгә? Нәрсәгә “Clubhouse”та киңәшмәләр һәм конференцияләр үткәрергә? Бүген 8:30да Рөстәм Нургалиевич Кооператив институтта иде, 9да – утырыш үткәрде, 10да ул М-12 трассасын карарга китәчәк, 11дә кабат киңәшмә. Аннары Мәскәүгә очып китәсе бар. Бик соң гына кире әйләнеп кайтачак. Бу тыгыз графикта “Clubhouse”та теркәлерлек урын бармы? Анда теркәлеп, әңгәмәләр алып бару мөмкинлеге күрәсезме? – дип җавап бирде Лилия Галимова брифинг вакытында журналист соравына.

«Clubhouse» — аудио аша аралашуга нигезләнгән социаль челтәр. Кушымта 2020 елда эшли башлады.


Фикер өстәү