Президент ветераннарга карата игътибарлы булырга чакырды

Алабугада 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын җирләүгә бәйле шау-шу турында Татарстан Президентынан да җиткергәннәр. «Рөстәм Миңнеханов бу хәлдән соң барлык түрәләргә йөкләмә бирде», – дип сөйләде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Вафат булган ветеран Хәниф Әшрәповның якыннары әйтүенчә, аларның бабаларын җайсыз урында – юл өстендә җирләгәннәр. Зират хезмәткәрләре сүзләренә ышансаң, буш торган урында җирләргә җирле хакимият рөхсәт бирмәгән икән. Моннан тыш, мәрхүмнең туганнары түләүләрне рәсмиләштергәндә, бюрократик киртәләргә юлыкты.
– Бу мәсьәләдә игътибарсыз кала алмыйбыз. Президент бу хәлгә бик җитди һәм катгый карый, ул ветераннарга карата мондый битарафлык кылырга ярамаганлыгын билгеләп үтте. Барлык дәрәҗәдәге түрәләргә сорауларны вакытында хәл итәргә кушты. Президент ветераннарга карата игътибарлы булырга чакырды. Бу вакыйганы күзәтүдә тотачакбыз, – диде Кремль вәкиле.
Атна ахыры очрашуларга бай булырга охшаган. Иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы идарәсе җитәкчесе Герман Греф белән Казанда берничә киңәшмә уздырырга җыена.
– Иртәгә Казанга эш сәфәре белән Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф киләчәк. Аны Рөстәм Нургалиевич каршы ала, аннары “Казан Экспо”га барачаклар. Бу көннәрдә “Саклык банкы”ның бизнес-конференциясе уза. Чарадан соң метро станцияләренең берсендә “Акчасыз транспорт” проектын тәкъдим итеп, сынап караячаклар. Шулай ук җир өсте транспортында кондукторлардан түләү ысуллары белән дә танышачаклар. Планда “Мәктәп-21”гә бару да каралган. Саклык банкы мәгариф проектының Казан филиалы бу. Яңа мәктәп программалаштыру өлкәсендә бушлай белем алу мөмкинлеге бирә. Анда бүген 40 меңнән артык гариза тапшырылган. Булачак программистлар укытучылардан башка гына белем алачак, – диде Лилия Галимова. – Программа ахрында Казан Кремлендә Миңнеханов һәм Герман Греф белән ике яклы очрашу планлаштырыла. Анда цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышудан тыш, банкның кайбер торак программаларын гамәлгә ашыру, шул исәптән банкның эскроу-счетлар системасындагы эше турында да сүз барачак.

8 февральдә Болгар Ислам академиясенең попечительләр советы утырышы узачак. Анда Рөстәм Миңнеханов белән Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко да катнашачак. Попечительләр советы әгъзалары арасында Башкортстан, Чечня, Ингушетия, Адегея һәм башка төбәкләр вәкилләре дә бар. Көн тәртибендә төп мәсьәлә – ректорның академияне үстерү буенча чыгышы.
9 февральдә Президент иртән эре төзүчеләр белән шәхси очрашулар сериясен башлап җибәрә. Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрнең киләчәккә эш планнарын тыңлаячак, эскроу-счетлар системасындагы проблемалар, әлеге мәсьәләне җайга салу буенча да фикер алышу булачак. Президент үзе җитәкләгән торак буенча Россия Дәүләт Советының эш төркеме кысасында бу тәкъдимне федераль дәрәҗәдә күтәрергә әзер. Төзүчеләрдән тыш, банк берләшмәсе белән консультацияләр үткәрергә җыена.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү