Бүген Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәтенең яңа составына был гыйнвар аенда керде. Аннан алда ул Мәскәү Хөкүмәтендә Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм тезелеш мәсьәләлре буенча урынбасары иде.