Кул юуның әһәмиятен Кремльдә дә искә төшерделәр

Хөкүмәт йортында узган брифинг… лалә чәчәкләре бүләк итүдән башланды. Бәйрәм алдыннан җыелгач, Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованы журналистлар гөлләмә белән сөендерде. Сөйләшү исә бәйрәм турында гына бармады.

5 мартта Татарстан Сербиядән килгән делегацияне кабул итте. Аларның башкалага сәфәре турында Лилия Галимова брифинг вакытында ук әйткән иде. “Соңгы алты елда Татарстан белән Сербия арасындагы сәүдә әйләнеше 101, 5 миллион долларны тәшкил итте, экспорт – 94 миллион, ә импот – 7,4”, – дип искәртте Лилия Галимова. Татарстан Президенты Сербия делегациясен Казан Кремлендә кабул иткән. Сөйләшү ике дәүләт арасындагы хезмәттәшлекне арттыру, төгәлрәге, «КАМАЗ» автомобильләре һәм вертолетлар җибәрүне киңәйтү, автомобиль төзелеше, нефть химиясе, автокомпонентлар җитештерү, IT өлкәсе, медицина, фармацевтика һәм башкалар турында фикер алышуга багышланган.
Тагын коронавирус турында. Дөньяда барган вазгыятьне исәпкә алып, Татарстан җитәкчелеге халыкка тыныч булырга һәм гадәти сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен искә төшерергә киңәш итә. Лилия Галимова искәрткәнчә, гомумән алганда профилактика чаралары көчәйтелгән. Коронавирус түгел, грипп, ОРВИдан чирләүчеләрнең күп булуын да игътибарга алырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә республикадагы предприятиеләргә вируслар таралуны булдырмас өчен махсус белешмәлек таратылган.
– Татарстан хакимияте предприятие коллективларының сәламәтлеген кайгырту мөһим мәсьәлә булып торуын белдерде. Бу белешмәлекләр көнкүрештә куллану өчен дә файдалы булачак. Һәркем үз саулыгына игътибарлы булырга тиеш. Шәхси гигиенага әһәмият бирергә, кулларны юып торырга онытмыйк, мин дә үзем белән антисептик йөртәм, – дип сөйләде Лилия Галимова.
Шөкер, бездә коронавирусның таралуы күзәтелми. Шуңа да башка илләрдәге кебек җәмәгать транспортын дезинфекцияләп тору ихтыяҗы бездә юк дип тынычландыра Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Татарстан хакимиятенең Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр, бигрәк тә “дәүләт барлыкка китерүче халык” төшенчәсенә бәйле фикере нинди? Лилия Галимова сүзләренчә, монда да халык фикеренә таянып эш итәчәкләр.
– Төзәтмәләргә килгәндә, хәзер тәкъдимнәр кертелә һәм ачык фикер алышуы бара. Без бөтенроссия тавыш бирү кысаларында халык тарафыннан әйтелгән фикергә генә таяначакбыз, – диде ул. – Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне уздырырга әзерлек эшен башлап җибәрде инде. Ул 22 апрельдә булачак. Россиянең төп законына керәчәк төзәтмәләр исемлеген 18 мартта раслаячаклар.
Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе өчен 8 март бәйрәме нинди әһәмияткән ия? Лилия Галимовадан шул хакта сораштылар.
– Минем 8 март эш урынында узар инде. Рөстәм Миңнехановка рәхмәт: ул ел да Президент аппаратында эшләүче гүзәл затларны котларга вакыт таба, аерым очраша. Халыкара хатын-кызлар көне, билгеле, күңелле бәйрәм, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү