«Вакыт җитте кемнең кем икәнен, Акыл көрәшендә исбатларга»

«Казан утлары» журналының сентябрь саны минем фикерләвемне төптән үзгәртте дисәм дә, ялган булмас. Мин әле хәзер дә Флера Гыйззәтуллинаның көчле поэзиясе белән тәүге тапкыр танышуымнан эчке бер ләззәт кичерәм. Чын күңелемнән «Коллык зинданы» поэмасы хәзерле әдәбиятның алтын ядкярләре рәтендә булыр дип ышанам.

Сезнең һәммәгезгә дә Флера Гыйззәтуллинаның «Чишмә юлы» (1974), «Сәлам хаты» (1981), «Акчарлагым – асыл кошым», (1983), «Утлы минутлар» (1986),  «Сер ачкычым сердәштә» (1990),  «Яшеннәрнең күз яше» (1995), «Йөрәгемдә шаулый карурман» (2001), «Күз нурларым» (2002), «Башкаемда дөнья исәпләре» (2007), «Яну дәверләрендә» (2013) җыентыкларын укып, бу шигъриятнең чиста һәм көмештәй саф чишмәсенә кагылырга киңәш итәм. Иманым камил: шагыйрәнең сәнгати сурәтләр «карурман»ына сәяхәт итеп, сез дә бик күп ачышлар ясарсыз һәм аның ялкынлы йөрәгенең кайнар энергиясеннән көч алырсыз.

Мин шагыйрәнең университет китапханәсендә булган бар шигъри җыентыкларын бик зур соклану белән укып чыктым. Шулай итеп «Казан утлары»на шагыйрәнең иҗаты турында мәкалә язылды (2021, № 11). Берничә ай буе «Яну дәверләрендә» китабының эзенә төшә алмыйча йөрдем. Ленар Шәехкә рәхмәт, ул миңа бу китапны табып бирде. Мин Флера Гыйззәтуллинаның сафландыргыч утлы учагы аша үтә алуым белән чиксез горурланам.

Жанр ягыннан бу әсәр – поэма-трилогия. Бу китапның иң зур кыйммәте – аның көчле тарихи яңгырашка ия булуында. Флера Гыйззәтуллина татар халкы тарихындагы драматик вакыйгаларны яңадан торгыза һәм хәзерге көнгә күперләр сала. Бу «көзге»гә карап, укучы заманның актуаль проблемаларын аңлый, үзенең рухи дөньясын бәяли, киләчәккә планнар кора.

Арзан мелодраматизмнан качарга тырышып, Флера Гыйззәтуллина гражданлык юлын сайлый, укучыда «Ватан» турында төгәл төшенчә булдырырга омтыла. Бу төшенчәнең мәгънәви чикләре бабаларыбыз тарафыннан героик сугышларда формалашкан. Шагыйрә әлеге сакраль киңлекне «Коллык зинданы»на әйләндерүгә каршы чыга. Ул «базар икътисады» елларында халкына ышанычын җуйган, акча колына әверелеп, милли кыйммәтләргә кызыксынуын югалткан замандашларының күзләренә борчылып карый.

Поэманың авторы үзен халкына рухи бишек җырын җырлаучы ана итеп күзаллый, ул «киләчәккә васыять» әйтә:  «Бишек җыры көйләп, үз баласын / Ап-ак биләүләргә биләгәндә, Ирен, Ватанын да били Ана. / Шундый Аналарның берсе мин дә – Илем васыятен салдым иңгә». Ул татар моңының, үз көченең  терелтүче көченә ышана: «Моң күтәргән Илне көрәш үренә», – дип яза.

Поэманың буеннан-буена татар халкының ирек яратучан рухи темасы сузыла. Флера Гыйззәтуллина, халык образы тере сурәткә әверелсен өчен, поэмада күп тапкыр танылган кешеләрнең исемнәрен санап үтә:

…Җыен ярышында һәр җанатар

Рухи өстенлектә ләззәт татый:

 – Әнә! «Прометей»ны куып үтте

«Идегәй!»

«Сал-Сал!»

«Нури!»

«Нәкый!»

 «Бакый!»

– Әнә «Сөембикә!»,

«Сафагәрәй!»

Уктай оча ут мәхшәре аша…

Күрәчәктән тулып таша-таша,

Үз иреген милләт үзе ача.

Халкыбыз тарихының драматизм белән сугарылган битләрен актарып, баһадир ата-бабаларыбызның данына лаек булмаган битлек кигән замандашларын тәнкыйть утында яндыра:

Безнең милли кыйбла ирегендә

Ак барс һәм кара елан тора.

Ватанымның моң һәйкәле булып,

Кара төн һәм кара урман тора.

Урман ешлыгында очрап тора:

«Аю»,

«Бүре»,

«Куян»,

«Керпе»,

«Төлке»…
Безнең «Ирек!» диеп михнәт чигү

Бу затларның һәммәсенә көлке!

Поэма авторы дөньяга Кол Гали, Кол Шәриф, Тукай, Җәлил бүләк иткән халыкны данлый… Үз фикерен төгәлрәк белдерү өчен, шигырь юлларының график һәм семантик сәнгати потенциалыннан оста файдалана. Ул һәркем үзенең туган җире белән аерылгысыз бәйләнешен сизсен һәм, тарих учагы тирәсендә торып, үзенең рухын ныгытсын дип хыяллана.

Флера Гыйззәтуллинаны «Ватан» төшенчәсенең, тараеп, кече ватанга трансформацияләнүе һәм котылгысыз рухи югалтулар проблемасы борчый… Шуңа күрә поэма авторы хәтер учагының сафландыргыч ялкыны образын тагын да кабарта. Татар дәүләтчелеген ул канатлы тулпар образы белән тиңли: «Азатлык ул каян баш алса, Көмеш тояк кагып йөргән атта». Шагыйрә бу яңартылган процесста Суверенитет дәверен һәм Минтимер Шәймиевнең ролен югары бәяли.

Поэманың икенче өлешендә зур тарихка үзенең биографиясен дә кертә. Аның илһам чыганагы – тормыш үзе, ә аның үлчәү берәмлеге – «сугыш балалары» буыныннан булган шагыйрәнең шәхси язмышы. Аның шигърияте – туган җиргә мәңгелек табыну урыны. Тормыш шагыйрәдә мәңгелек яну белән тиңләштерелә, аның ялкынын һәр кеше җанындагы утлы энергетика саклый. Тукай традицияләренә тугры калып, ул үз тормышын милләт язмышы белән бер киңлектә карый: «Минем вөҗдан – милләт вөҗданы ул!» («Хаклык»). Суверенитет идеаллары белән канатланган шагыйрә үз халкын ирекле һәм бәйсез, уңышка ирешә һәм үз-үзен тәэмин итә алырлык итеп күз алдына китерергә хыяллана.

Поэманың өченче өлешендә Флера Гыйззәтуллина татар рухының төп мифологемаларын торгыза, милли характерны барлыкка китерүче төп сыйфатларны тарихи контекстка куеп өйрәнә. Биредә шагыйрьнең монологы милләт геройларының күп тавышлылыгы фонында эпик мәгънәгә ия. Аңа киләчәк буыннарның, тарихи хәтер диңгезенә чумып (чаг. «Ил хәтере – тирән диңгезләр…»), дөрес милли ориентирлар, үзенчәлекле маяклар табуы мөһим.

Поэма-трилогиядә Флера Гыйззәтуллинаның шигъри осталыгы бөтен матурлыгында чагыла. Ул татар шигъри традициясенең халык шигыреннән күптөрле хәзерге заман формаларына үсешен, эволюциясен ачык күрсәтә. Шагыйрәнең бер шигъри техникадан икенчесенә күчүдәге җиңеллеге һәм осталыгы да мактауга лаек.

Флера Гыйззәтуллинаның шигырьләрен укыганда, без замана кешесенең киң һәм хәрәкәтчән сөйләм стихиясе белән баетылган теленә чумабыз. Аның тарихи-фәлсәфи поэмасы, авторлык хисләре һәм фикерләренең барлык бәйләнешләрен ачып, ниндидер махсус фәлсәфи яки сәяси сүзлектән файдаланмыйча, бик табигый һәм сыгылмалы итеп ачыла. Ул, артык «көчәнмичә», бик табигый итеп, шигъриятендә Г. Тукайның лирик моңын, Дәрдемәнд медитацияләренең югары ешлыгын, М. Җәлилнең милли-патриотик мотивларын, Һ. Такташның ораторлык осталыгын берләштерә. Шагыйрә үзенең асылын халкы алдындагы гражданлык бурычын үтәүдә күрә. «Вакыт җитте кемнең кем икәнен / Акыл көрәшендә исбатларга» дигән шигарьгә без «Флера Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә» поэма-трилогиясе (2013) өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булырга лаек!» дип җавап бирәбез.

Миләүшә Хәбетдинова, әдәбият галиме

 


Фикер өстәү