Зәй районында язгы кыр эшләре башланды

Гадәттәгечә, Зәй районы имам-мөхтәсибе язгы кыр эшләренә хәер-фатиха бирде.
Зәй районы һәр ел саен Татарстанда уңыш җыю буенча алдынгылыкка чыга.

Быел кыр эшләре Изге Рамазан аенда башланып китте. Игенчеләрнең эшләре җайлы барсын, уңышны мулдан җыеп алырга насыйп булсын өчен кыр мәшәкатьләре районның имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллинның хәер-фатихасыннан башланды. Ул күмәк намаз уздырып, игенчеләрне язгы эшләргә озатты.
Бүген район хакимияте башлыгы Рәзиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәргат Камалиев, авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләр кырга җыелды.
– Күп еллык үләннәрне тукландырудан башлыйбыз. Бер-ике көннән башка эшләргә дә керешәчәкбез. Һава торышы әйбәт, җирдә дым күп, әйбәт уңышка өметләнәбез, – диде район хакимияте башлыгы Рәзиф Кәримов.

Шулай итеп, “Зәй шикәре”, “Зәй” агрофирмалары, “Нива” подразделениесе уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыруга кереште.

Быел районда 310 трактор язгы кыр эшләренә җәлеп ителә. Барлыгы 500 механизатор эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез: районда язгы кыр эшләре буенча 200-250 механизатор эштә әйбәт күрсәткечләргә ирешкән өчен бүләкләнәчәк. Моннан тыш аларның уртача хезмәт хакы 25-47 процентка артачак, дип яза “Новости Заинска”.


Фикер өстәү