YouTube видеохостингын 10 елга тыярга мөмкиннәр

Россиядә YouTube видеохостингын закон дәрәҗәсендә тыярга кирәк һәм тыю 10 елдан да ким булмаска тиеш, дип саный Дәүләт Думасында Кырымнан депутат Алексей Черняк.

«Мин Дәүләт Думасы җитәкчелегенә ил территориясендә YouTube эшен кимендә ун елга закон нигезендә тыярга тәкъдим итәргә ниятлим. Хәтта бер-ике елдан соң да алар әйләнеп кайтырга теләсә дә, бу эш барып чыкмаячак. Аларның урынын безнең ил сервислары бик тиз алачак», –  дип хәбәр итә депутатның сүзләрен РИА Новости.

Халык сайлап куйган вәкил «Дума ТВ» каналын ябуны цензура буларак бәяли. Ул шулай ук видеохостингның әлеге карарын россиялеләрнең хокукларын һәм ирекләрен бозу дип саный.

 

 


YouTube видеохостингын 10 елга тыярга мөмкиннәр” язмасына фикерләр

  1. Ютуп аша ашарга пешерергә, бакча җимешләре үстерергә өйрәнәбез. Тыймасыннар иде аны

Фикер өстәү