Быел Татарстанда 600 ятим торак белән тәэмин ителәчәк

Быел Татарстанда 600 ятимне торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Бу хакта бүген мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин белдерде.

“2022 елда республикада 18 яшькә җиткән 600 ятим баланы тораклы итү планлаштырыла. Шул исәптән 48 фатир “Кешеләрне уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” программасы буенча федераль бюджеттан ярдәм хисабына сатып алыначак”, – диде ул Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында.

Быел Татарстанда шушы дәүләт программасын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 56 миллион сум җибәреләчәк. Моннан тыш республика бюджетыннан 903,5 миллион сум биреләчәк.

Коллегия утырышында катнашучылар 2022 елда Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проектын һәм башка федераль программаларны тормышка ашыруның барышы буенча фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә илкүләм проектлар, ил Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 2019 елдан бирле тормышка ашырыла.


Фикер өстәү