Бакчачылар бәхете: проблемаларын хәл итү өчен 550 млн сум акча бүлеп бирелгән

Бүгенге вазгыять бакчаларга булган карашыбызны да үзгәртә. Югыйсә соңгы елларда шәһәр янындагы кишәрлеккә ял урыны итеп кенә карый башлаган идек. Быел исә кибетләрдән орлыклар алып, тизрәк кар эреп беткәнне көтә башладык.

Иң мөһиме, бу хакта җитәкчеләребез дә кайгырта. Шул уңайдан «Бердәм Россия» партиясе төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә бакчачылыкка кагылышлы сораулар буенча республика халкын кабул итү атналыгы башланды. Беренче көнне Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек мөдире Марина Вавилова һәм Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе җитәкчесе Владимир Дайнекин республикада бакчачылыкны үстерү перспективаларын һәм планнарын бәян иттеләр.

Акчасы бар, бакчасы кирәк: Татарстанда фундук үстерәчәкләр 

Таһир Һадиев әйтүенчә, республика парламенты «Гражданнарның бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне алып бару өлкәсендәге аерым мәсьәләләр турында»гы закон проектын беренче укылышта ук яклап чыккан. «Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бакчачыларның проблемаларын хәл итү өчен 550 млн сум акча бүлеп бирелде, – диде ул. – Шулай ук бакчачыларның эшчәнлегенә субсидия бирү мөмкинлеге пәйда булды. Республика бюджетыннан да 700–750 млн сумлык ярдәм күрсәтеләчәк. Бу – бик зур сумма».

Владимир Дейнекин исә, бакчачылык-яшелчәчелек хуҗалыкларына тәгаенләнгән мондый ярдәмнең моңа кадәр булганы юк иде әле, Россиянең башка төбәкләрендә дә  аның күләме бик кечкенә, еш кына 50 млн сумнан артмый, дип сөенечен белдерде. «Без инде бакчачылыкның һәм яшелчәчелекнең социаль яктан әһәмияте бик зур дип, гел әйтә киләбез. Пезидентның, хөкүмәтнең, Дәүләт Советының да шундый фикердә булуы – безнең өчен зур бәхет», – диде баш бакчачы.

Бакчага утыртырга ярамый торган үсемлекләрне атаганнар

Бакчаларда эшне куәтләндерү өчен яңалыклар да кертергә җыеналар. Мәсәлән, комплекслы ызанлаштыру программасын сынап карарга уйлыйлар. Моның өчен пилот район билгеләнгән дә инде. Бу хакта Марина Вавилова сөйләде. Дөрес, мондый чара үткәрергә кирәклеге турында узган елда ук сүз кузгатылган иде инде. Белгечләр бу гамәлне, су скважиналарын теркәү өчен кирәк, дип аңлаталар. «Закон буенча скважиналар ширкәт әгъзаларының милке булып торырга тиеш. Моның өчен гомуми файдалануда булган җирләрне ызанлаштырырга һәм теркәргә кирәк. Бу исә элеккеге ызанлаштыру эшләрендә киткән хаталардан котылырга (участокларның күршеләренә яки гомуми файдаланудагы җирләргә «сикерү» очраклары еш очрый) ярдәм итәчәк. Комплекслы ызанлаштыру үткәрелгән очракта шәхси участоклар, гомуми файдаланудагы җирләр – барысы да үз урынында булыр иде. Комплекслы ызанлаштыру  шулай ук юлларга, инфраструктура объектларына ремонт ясау, чүп савытларын кую  эшләрен дә  җайга салачак», – диде Марина Вавилова.

Әйтергә кирәк, бакча эшләре күпләрне кызыксындыра. Сорау бирүчеләр дә шактый. Закон проектына  саллы гына тәкъдимнәр дә булды. Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев, аларның берсен дә игътибарсыз калдырмыйбыз, дип ышандырды.

Бу – зур эшнең башы гына әле. Җитәкчеләр  дә битараф булмагач, күңелдә, димәк, тиздән без үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашый башларбыз, бала-оныкларыбыз эшкә өйрәнеп үсәр дигән өмет ныгый.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: https://www.botanichka.ru/


Фикер өстәү