Алсу Хөҗҗәтова: «Мин үземне батырга санамыйм»

Азнакай районының Югары Стәрле авылында яшәүче 40 яшьлек Алсу Хөҗҗәтова  6 апрельдә 84 яшьлек әбине янгыннан коткара. Кызганыч, уттан котылса да, әби шул ук көнне кичке якта вафат була. «Бу хәсрәтне йөрәге күтәрә алмагандыр», – ди Алсу үзе. Без аның белән булган хәлләрне искә төшердек.

– 13 ел буе почтада хат ташучы булып эшләдем. Югары һәм Түбән Стәрле авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәттем. Авыл җирлеге башлыгы социаль хезмәткәр эше бар дигәч,  ике эшне бергә алып бардым әле башта. Әмма соңрак, әби-бабайлар эше күңелемә якынрак икәнен аңладым да почтадан киттем. Ике эшем дә халык белән аралашу, аларга хезмәт күрсәтү иде, – дип сөйли Алсу.

Ул алты әби һәм бер абыйга хезмәт күрсәтә. Рәйсә Хәйдәрова йортында күңелсез хәл буласы көнне, күңеле сизепме, әби янына иртәрәк килә ул.

– Иртәнге сигезләр иде. Әбиемнең хәлләрен белешим дип килсәм, янгын хакында хәбәр бирүче җайланма кычкыра. Әллә нишләп киттем. Тизрәк өйгә ашыктым. Әбием, өйалдына чыгып, идәнгә яткан иде. «Нишләдең, Рәйсә апа?» – дим. Берни дәшми. Тизрәк өй эченә керергә ашыктым. Рәйсә апаның газы да сүнгән, плитәсе дә эшләми иде. Ут каян чыккандыр, белмим дә. Әмма өйнең икенче ягы яна иде, – ди ул.

Алсу тиз генә фельдшерны чакыра, аннары янгын сүндерүчеләргә хәбәр бирә. «Ирем белән икәү янган матрасны урамга алып чыгып сүндердек, идәннәргә су сиптек. Шөкер, йортны саклап калып булды. «Ашыгыч ярдәм» машинасы Рәйсә апаны хастаханәгә алып китте. 26 апрельдә туган көне дә иде әле аның. Тик кичке җидедә аның үлгәнен әйттеләр», – ди Алсу.

Рәйсә апа ике кыз, ике ул үстерә. Ананың йөрәге бу янгыннан да зуррак хәсрәтләрне күтәрә. Бер малае моннан 18 ел элек, икенчесе узган ел көз көне вафат була. Кече улының үлеменнән соң  сулып, сулыгып кала. Алсу сөйләвенчә, Рәйсә апа еш кына зиратка уллары кабере янына бара торган була. Ике кызы Чаллы шәһәрендә яши икән. Алар әниләре янына еш кайтып йөри, шалтыратып хәлләре белешеп тора.

– Әле фаҗигагә кадәр бер кызы шалтыраткан иде аңа. Озак сөйләштеләр. Кызы 18 апрельдән ялга чыгасын әйтте. Әнисен үзләренә чакырды, бездә торып кайтырсың, диде. Рәйсә апа да, ярар, кызым, дигән иде. Насыйп булмаган, күрәсең.  Рәйсә апаны югалтуны үзем дә авыр кичерәм. Елыйм да елыйм әле. Бик җайлы кеше иде. Беркайчан да каты бәрелмәде. Шулкадәр пөхтә иде. Кайчак, минем эшем юк, башкаларга бар, дип тә кире борыр иде.  Әмма килүемне көтеп торды. Ашын пешереп, чәен куеп көтәр иде. Мин килгәч, аш аша кызым, дип кыстарга яратты. Тик мин эш урынында сыйланып йөрергә ярамый, дигәч, үзе утырып ашар иде. Мин ул арада аның вак-төяк эшләрем эшләдем, – дип искә ала Алсу.

Социаль хезмәткәрнең әлеге алымын җитәкчеләре дә бәяли.  Шушы көннәрдә Казанга чакырып бүләклиләр үзен. Татарстаның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова рәхмәт хаты тапшыра.

– Минем урында бөтен кеше шулай эшләр иде. Үземне батырлык эшләгәнгә санамыйм. Бик читенсенәм дә инде. Бүләкләргә чакыргач та, бармыйм дигән идем. Әмма җитәкчем каршы килмәскә кушты. Мин үз эшемне башкардым, – ди ул. – Бу хәлдән соң мин өлкәннәргә тагын да игътибарлы булырга кирәк дигән уйга килдем. Алар бит бер җылы сүзгә, бергә утырып сөйләшүгә дә мохтаҗ. Картлык барыбызга да килә. Әнә шуны уйлыйм да, нинди саваплы эшкә килеп эләккәнемне аңлыйм. Кеше рәхмәтләре безне тагын да бәхетле яшәтә.

Өлкәннәр генә түгел, һәр кеше үз йортына янгын хакында хәбәр бирүче җайланма куйдырсын иде, ди Алсу. Әгәр Рәйсә апаның өендә ул тавыш бирмәгән булса, өе дә янып бетәр иде, ди.

– Рәйсә апаның балалары кайтып йөрергә туган йортлары исән калды. Ут күршеләргә күчмәде. Әнә шуңа да сөенәбез. Әмма күңелдә яра бар. Рәйсә апаны югалту миңа бик авыр, – ди ул, күз яшьләрен сөртеп.

Сүз уңаеннан, Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат бүлеге хәбәр иткәнчә, янгын хакында хәбәр бирүче җайланма 2016–2021 елларда  86 янгында 174 кешенең гомерен саклап калган. Алар арасында 66 бала да бар. 2022 елда янгынның ике очрагы теркәлеп, 3 кешене коткарганнар. Әлеге җайланманы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча урнаштыралар. Ул 70 яшьтән өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә, социаль яктан имин булмаганнарга бушлай куела. 2016–2022 елларда шушы җайланманы куяр өчен бюджеттан 41 миллион 869 мең сум акча бирелгән. 114 мең йортта 348 мең җайланма куелган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү