«Гомеремне изге эшкә багышлавыма сөенеп туя алмыйм»

Чит кешене үзеңнеке итеп яратып кара син! Бөтен кешенең хәленнән килә торган гамәл түгел бу. Бары тик йөрәге зур, күңелләрендә мәрхәмәт булганнар гына эшли бу эшне. Өлкәннәргә, кеше ярдәменә мохтаҗ булганнарга ярдәм кулы сузучы социаль хезмәткәрләр шундыйлардан. Алар белән аралашкач, күңелгә рәхәт булып китә. Менә кемнән үрнәк аласы икән дип тә куясың!

Әлмәт районының халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Дания Хөснетдиновага  –   53 яшь. Ул 22 елдан артык әби-бабайлар тәрбияли. Шушы вакыт эчендә бер генә мәртәбә дә әлеге һөнәрне сайлаганына үкенмәгән.

– Мине бу эшкә бер танышым алып килде. Үзе дә социаль хезмәткәр булып эшли иде. Әле ярый шул чакта аны тыңлаганмын, дим. Эшем күңелемә туры килә торган булды. Хезмәтемә бәяне шунда ук алам мин. Өлкәннәр шатлана, елмая, рәхмәтләр әйтә. Димәк, мин кирәкле эш башкарам, – ди Дания ханым. – Өлкәннәр янына эш эшләргә генә йөрмим. Җылы сүземне, игътибарымны кызганмыйм. Олыгайгач, җылы сүзләр җанны җылыта икән ул. Бер әбиемне 9 ел тәрбиялим инде. Ире вафат, баласы юк. Ул миңа бик якын. Мине дә ярата. Шушы вакыт эчендә ана белән кыз кебек булып беттек инде.

Дания ханым яшерми: төрле холыклы кешеләр бар. Әмма ул алар белән уртак тел табарга өйрәнгән инде. «Язмышыма рәхмәтлемен. Мәрхәмәтле эштә эшләү үзе зур бәхет ул», – ди.

Зилә Җәлилова Мөслим районында урнашкан «Маяк» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли.  Кечкенәдән өлкәннәр янында рәхәт иде миңа, ди.

– 2002 елда социаль хезмәткәр булып эшкә урнаштым. Әле ныклап эшли башламаган килеш тә бу минем эш икәнен аңладым. Үзем хезмәт күрсәткән һәр кеше белән матур эшләргә тырышам. Күңелләрен күрәм, тәмле телемне кызганмыйм. Дүрт әбием бар. Алар мине үз кызын көткәндәй каршы ала, – ди 54 яшьлек Зилә ханым. – «Кояшым» килде дип тә каршылаучысы бар. Ягымлы сүз үземә дә рәхәт. Мин аларга бар назымны бирәм, гел елмаерга тырышам. Аларның балалары читтә яши, сирәк кайталар. Әниләренең ялгыз түгеллеген белә алар, күңелләре тыныч. Мин олылар белән үзем дә яшәргә өйрәнәм.

Зилә ханым, әбиләрдән күңел байлыгына өйрәнәм, ди. Олыларның сабырлыгына, авыр чакта ярдәмчел булуларына соклана икән.

– Картлык арттан куып килә. Миңа килмәс, дип булмый. Әнә шуңа да мин өлкәннәремне бик кадерлим. Риза булсыннар, күңелләре кителмәсен. Ә безнең һөнәр күңелләргә чисталык бирә, тормышка карашны үзгәртә. Әле дә ярый дөрес юлны сайлаганмын, – ди ул.

Өлкәннәр янында ярдәм көтүче сабыйлар да бар. Аларга да наз, ярату кирәк. Саба районында урнашкан Югары Утар балалар интернат-йортында күп еллар җитәкче булган, соңгы ике елда директор урынбасары булып эшләүче Имаметдин абый Гәрәев 84 яшендә дә социаль хезмәт күрсәтә.

– 50 елдан артык гомеремне акылларына зыян килгән сабыйларны тәрбияләүгә багышладым. Мине «әти» дип йөртүләренә горурланам. Хезмәт юлымны шахтада башлаган кеше бит мин! Катлаулы җәрәхәт алганнан соң, озак дәваландым. Табиблар аякка бастыргач, үзем дә фельдшерлыкка укырга булдым. Юллама белән Кукмара районының Ятмас Дусай авылына эшкә килдем. 1965 елда балалар йортында эшли башладым, – дип хатирәләр яңарта ул. – Мин килгәндә ул бина коточкыч хәлдә иде. Күпме генә җылытсаң да, салкын булыр иде. Авырлыклар куркытмады, җиң сызганып эшли башладым. Өч елдан исә директор итеп куйдылар. Берзаман аны ябарга уйладылар. Саклап кала алдык. Бина яңарды, газ керде. Күпме сабыйга ярату һәм назымны бүләк итә алдым. Килүемне көтеп торучы шул балалар барда мин әле җирдә кирәкле икәнемне тоям. «Сине көтәрмен», – ди бит алар аерылышканда. Гомеремне изге эшкә багышлавыма сөенеп туя алмыйм. Шул сабыйлар рәхмәте яшәтә дә инде мине!

Татарстанда 9,5 мең социаль хезмәткәр бар. Соңгы 5 айда халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәкләре 15835 кешегә ярдәм күрсәткән. Шуларның 5265енә «социаль пакет» буенча бушлай хезмәт күрсәтелә.

Социаль хезмәткәр кемнәргә бушлай тиеш?

– Балигь булмаган балаларга;

– гадәттән тыш хәлләрдә, кораллы һәм милләтара конфликтларда зыян күрүчеләргә;

– Бөек Ватан сугышы инвалидларына;

– Бөек Ватан сугышында катнашучыларга;

– сугыш хәрәкәте инвалидларына;

– «Блокадалы Ленинградта яшәүче» тамгасы белән бүләкләнүчеләргә;

–  «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» тамгасы белән бүләкләнүчеләргә;

– «Камалыштагы Сталинградта яшәүче» тамгасы белән бүләкләнүчеләргә;

– Бөек Ватан сугышы вакытында төрле эшләрдә эшләгән (исемлекне интернеттан табарга була) кешеләргә;

– социаль хезмәткәр билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән вакытта ул кешенең җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан түбән булса.

Игелек ияләре 

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова мөрәҗәгате  

20 елдан артык 8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу – авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә булышучы, ил буенча йөзләрчә мең хезмәткәрнең һөнәри бәйрәме. Социаль тармакта эшләүчеләр көн саен күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, балаларга һәм өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтәләр. Ел саен социаль хезмәткәрләр хезмәтеннән 18 мең татарстанлы файдалана. Республикада 114 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли.

Республикада эшләп килүче  «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы», «Актив озын гомер», «Социаль контракт», «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә», «Иртә ярдәм» – бу һәм башка проектлар дәүләт ярдәменә һәм игътибарына аеруча мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Әлеге программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру социаль тармак хезмәткәрләре командасыннан башка мөмкин дә булмас иде. Бу һөнәр игелек, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек кебек әхлакый сыйфатларны таләп итә. Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенә иң элек ярдәм түгел,  игътибар, аралашу  кирәк.

Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Эшегез шатлык китерсен һәм һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачсын. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, алдагы казанышлар өчен дәрт һәм илһам телим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү