Акчасы бар, бакчасы кирәк: Татарстанда фундук үстерәчәкләр 

Казанда туып-үсеп, бүген Лаеш районында яшәүче Оксана Посадская бизнес өчен гадәти булмаган юнәлеш сайлаган. Быелдан башлап ул… фундук чикләвеге үстерү белән шөгыльләнмәкче.

– Барысы да мин теләгәнчә булыр дип өметләнәм, – ди ул. – Моңа кадәр Татарстанда фундук чикләве үстерүче булмаган. Ә мин, тәвәккәлләп, тотынып карарга булдым. Бу һич уйламаган җирдән барлыкка килгән идея түгел. Гаиләбез белән бергәләп  әлеге үсемлек турында барысын да өйрәндек. Үз вакытында академик Александр Яблоков моның белән бик җитди шөгыльләнгән һәм хәтта аларның сортларын чыгарган. Фундук бит ул – икенче төрле чикләвек куагы. Ул каенга бик охшаш. Ә ул, белгәнегезчә, бөтен Россиядә үсә.

Булачак эшмәкәр әйтүенчә, фундук Самара өлкәсендә дә мул уңыш бирә. Әлегә Оксана кайсы районда утыртачагын хәл итмәгән. Төгәл урыны июньдә билгеле булыр, ди.

– Берничә вариант бар, чөнки күп районнарга чакыралар. Әлегә җир кишәрлекләрен карыйбыз, андагы туфракны өйрәнәбез. Гомумән алганда, фундук туфракка нәзберек түгел. Уңдырышлы, җиңел, йомшак туфрак ярата. Иң мөһиме – кызыл балчык булмасын. Урынны шул таләпләргә туры китереп сайлаячакбыз. Бу эшләрне кар эреп беткәч кенә башкарырга мөмкин булачак, – ди Оксана Посадская.

Беренче генә тәҗрибәсе булса да, фермер яхшыга өметләнә. Шушы көннәрдә башка төбәкләргә укырга барырга да планлаштыра.

– Куакларны көзен утыртырга уйлыйбыз. Беренче партиясен Кырымдагы питомниктан сатып алдык. Башка төбәкләрдән дә төрле сортлар алып кайтырга ниятлибез. Аларның төрле төрдәгесен утыртасыбыз килә, ләкин төп игътибарны Кырым сортына бирәчәкбез, – диде ул.

Оксана – Татарстанда узган «Фермерлар мәктәбе» проектының җиңүчесе. Анда  үзләрен киләчәктә терлекчелек, игенчелек, атчылык һәм үсемлекчелек буенча сынап карарга теләгән 40 кеше белем алган. Биредә эшмәкәрлекнең барлык нечкәлекләренә өйрәтәләр, чит ил аграрийларының тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Моннан тыш, агробизнес өчен  уңышлы булган маркетплейсларда эшләргә өйрәтәләр.

Россельхозбанк, Татарстанның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм  Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә тормышка ашырыла торган проектта катнашып җиңү яулаучылар 345 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнгән.

Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кодәрмәтова искәрткәнчә, «Фермерлар мәктәбе» – авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүдә уникаль проект.

– Бүген авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү аеруча мөһим. Республиканы азык-төлек белән тәэмин итүгә үз эшен ярата торган фермерлар зур өлеш кертә. Сезнең идеяләр һәм бизнес-проектларның чит илдән кайтарыла торган ризыкларны алыштыру максатында үз өлешен кертүенә шикләнмим, – диде ул проект җиңүчеләренә.

Проектның уңышлы булуына фермерлар да кат-кат басым ясады.

– Бизнес алып бару буенча төп белемне «Фермерлар мәктәбе» бирде, – ди Оксана Посадская. –  Анда бик күп яңалык алдым. Алга таба эшләү куркыныч түгел, чөнки башка фермерларның да тәҗрибәсен күрдек. Безгә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында да күп сөйләделәр. Үзем дә киләчәктә министрлык программасында катнашып, грант алырга планлаштырам.

Проектта барлыгы өч җиңүчене сайлап алганнар. Рөстәм Гобәйдуллин 100 башка исәпләнгән ферма ачарга тели. Шамил Амагомедов исә атчылык буенча бизнес-проектын уңышлы яклаган.

Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында яшәүче Рөстәм Гобәйдуллинның фермерлык белән шөгыльләнә башлавына – бер ел. Хәзерге вакытта фермасында 50 башка якын терлеге бар. Биш ел эчендә аларның санын 100гә җиткермәкче була. Моңа кадәр мәктәп директоры, спорт комплексы җитәкчесе булып хезмәт куйган Рөстәм ни сәбәпле терлекчелеккә килергә булган соң? Бу хакта ул үзе менә нәрсә ди:

– Районыбызга яңа башлык куелгач, эш юнәлешемне тамырдан үзгәртергә карар кылдым. Ә ни өчен авыл хуҗалыгы дигәндә, беренчедән, соңгы елларда әлеге тармакка игътибар да, ярдәм дә зур. Икенчедән, пандемия авыл хуҗалыгының перспективалы тармак булуын күрсәтте. Сөтчелек юнәлешен сайлап та оттырмаганмындыр, дип уйлыйм.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү