Чикләнмәгән мөмкинлекләр: санкцияләрнең файдасын эзләргә кирәк, ди белгечләр

Дөнья икътисадында кризис – табигый күренеш. Хәзерге вакытта ил бизнесына үзенең иң асыл сыйфатларын – чыдамлыгын һәм яңа шартларга тиз арада җайлаша алуын күрсәтер чак җитте. Россиягә каршы бер-бер артлы кертелгән санкцияләрдән уңай сабак алырга мөмкинме? Вазгыятьне үз файдабызга борып булырмы?

 

Дегет мичкәсендә бал да бар

Тәмәкедән башлап валютага кадәр. Чит ил компанияләре Россиядә көнкүрештә кулланыла торган кирәк-яракларны, азык-төлек, тәмәке, косметика, техника, автомобиль һәм башкаларны җитештерү-сату-куллануны тыйды. Әлбәттә, «нишләрбез» дип аптыраучылар да, шул ук вакытта мөмкинлектән файдаланып, үзебезнекен булдырырбыз дип илһамланучылар да табылды. Ятып калганчы, атып калырга кулайрак түгелме? Белгечләр дә «Тирә-юнь тотрыксызланып, нигез югалганда, яңа урында нәрсә тудырып була?» дигән сорауга җавап уйларга киңәш итә.

Бер мичкә дегеттә бер кашык бал табылмый калмас. Финанс консультанты, инвестицияләр һәм шәхси капитал белән идарә итү өлкәсендә белгеч Игорь Файнман шул фикердә.

Әлбәттә, хәзерге вазгыять бик катлаулы, кешенең баш мие дә көн саен матбугат чараларыннан килгән негативны эләктереп алырга тора. Тик һәр нәрсәнең уңай якларын да эзләргә кирәк. Алар юк түгел, – ди ул. Бердән, Россиядән акча чыгару күпкә катлауланды. Димәк, капитал ил эчендә тупланачак. Бу инде үсешнең тизрәк баруына китерәчәк, башкача мөмкин түгел. Бизнес, физик затларга яңа ташламалардан файдалану мөмкинлеге биреләчәк. Дивидендлар (акционерлык оешмасының аның катнашучылары арасында бүленә торган табышының бер өлеше) да бар бит әле. Экспорт компанияләре былтыр зур гына табыш алды. «Дивиденд портфеле»нә ия булган кешеләргә аннан файдалану мөмкин, ди ул. – Хәзерге вазгыятьтә виртуаль дөньядагы тискәре яңалыклар үзәгеннән чынбарлыкка, элеккеге тормышка кайту бик мөһим. Моны эшләү авыр, әмма эшләргә кирәк. Нинди юнәлештә сез көчле, шуларны кулланырга. Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма хәзер үсеш өчен бер дигән мөмкинлек барлыкка килә, һәм аны кулдан ычкындырмаска иде.

«Набалансе» бухгалтерия фирмасы җитәкчесе Гаяне Мөхәммәтҗанова да авыр шартларда яңа мөмкинлекләр ачылачак дип саный.

– Санкцияләр кертү төрле юнәлешләр буенча бизнес алып бару икътисадында чагылыш тапты. Теләсә кайсы эшкуарлык тармагы хәзерге вазгыятьнең бөтен «матур»лыгын үз өстендә тойды. Җирле бизнес өчен чимал, җиһазлар, комплектлау әйберләре өчен бәяләр артуны аеруча сизде. Кредит алу мөмкинлеген киметү дә эшлекле мөнәсәбәтләр алып баруга йогынты ясады. Шулай да, авыр шартларда да яңа мөмкинлекләр табарга була, – ди белгеч. – Кризис чорында эшне идарә итү исәп-хисабын анализлаудан башларга кирәк. Дөрес анализ алга таба финанс планын аңлы рәвештә төзергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, яңа уңай шартлар тәкъдим итәрдәй контрагентлар эзләргә мөмкин. Санкцияләр импортка алмаш табу мөмкинлекләрен киңәйтә. Кертелгән чикләүләрнең тагын бер өстенлеге – көндәшлекнең кимүе. Кулай вакытта эш иткән чакта, икътисад базарында ышанычлы урынны алып калырга мөмкин. Шул рәвешле клиент һәм сатып алучыларның ышанычын яуларга, озын эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга. Иң мөһиме – үз көч-мөмкинлекләреңне ялгышмый исәпләргә һәм эш итәргә, – дип аңлатты белгеч.

Эшмәкәрләр кәефе

«Таймас-груп», «Трейд-ин центр», «Итил» компанияләре генераль директоры, эшмәкәр Динар Минәхмәтов дистә елдан артык бизнес белән шөгыльләнә. Кризисның 2008, 2014 елдагыларын да кичкән ул. Гомумән, чикле тормыш ил өчен дә яңалык түгел инде. Команда бердәмлеге, рух ныклыгы һәм вакытында кабул ителгән карарлар бәрабәренә кыенлыкларны узарга була, ди эшмәкәр. Барысы да вакытка һәм Хөкүмәт дәрәҗәсендәге ярдәмгә бәйле.

– Кече, урта бизнеска һәм халыкка дәүләт ярдәме булсын иде һәм ул булыр дип өметләнәм. Әйтик, ташламалы кредит, түләүне кичектереп торулар. Эшмәкәр үз көче белән генә бу шартларны җиңеп чыга алмас. Кыска аралыкта караганда, вазгыять катлаулы. Киләчәккә карасак, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ачыласын фаразлап була. Алга таба үсеш булсын өчен халыкның керем дәрәҗәсе төшмәве мөһим, – дип саный Динар Минәхмәтов. – Бүген импортны алмаштыру буенча чаралар гамәлгә кертелә, хөкүмәт фәнни һәм технологик эшләнмәләр белән шөгыльләнүче компанияләр өчен салым режимын җиңеләйтә, шулай ук капиталлар амнистиясе көтелә. Бу катлаулы чорда Татарстан Хөкүмәте халыкның һәм бизнесның барлык катламнарына ярдәм итү механизмнарын эшләү буенча актив эш алып бара.

Яшь фермер, эшмәкәр Рушан Сайранов, хәләл стандартларга туры китереп, ит өчен тавык үрчетә. Чикләүләр җирле эшкуарларның продукциясенә игътибарны арттырыр, дип өметләнә ул.

– Санкцияләр еш кына җирле сәнәгать, җитештерүчәнлекне арттыруга юл ача. Яхшы этәргеч булыр дип саныйм. Үзебезнеке дә кайчан да булса бер үсеш алырга тиештер бит инде. Тагын бер сорау: читтән кертелгәне тулысынча бетәрме икән соң? Алар да башка илләр аша кертү җаен карарга мөмкин. Бу очракта сатып аласы продукция тагын да кыйммәткә төшмәгәе. Икътисади яктан караганда, чикләүләр керткән илләргә Россия кадәр Россия базарын югалту бер дә кулай түгел. Эшмәкәр буларак, безнең өчен позитив үзгәрешләр буласына өметләнәм, – ди белгеч.

Бу арада Казан эшмәкәре, «Кыстыбый-food» милли фастфуд челтәренә нигез салучы Азат Нәҗметдиновка социаль челтәрләрдә халык арасында популярлык казанган зур фастфуд челтәрләре ябылу турында хәбәрне аеруча күпләп җибәргәннәр. Янәсе, үзебезнекеләргә юл ачыла, тәвәккәлләргә вакыт. Эшмәкәр исә әлегә ашыкмый. Барысы да бер көймәдә йөзә бит чөнки.

– Таякның ике башы бар. Әлбәттә, бер яктан, безнең өчен зур базар ачыла, кешеләрне үз продукциябез, концепциябез белән таныштыру мөмкинлеге арта. Безнең сату 20–30 процентка артыр дип уйлыйм. Икенче яктан караганда, ябылачак фастфуд челтәрләрендә әллә ничә мең кеше хезмәт куя. Күбесе логистика, хезмәт күрсәтү, продукция белән тәэмин итү тармакларында эшли. Эшсез калулары аларга зыянга булачак, бу инде халыкның кереме кимүенә китерәчәк. Хезмәт базарында эш эзләүче яңа белгечләр барлыкка киләчәк, бу – безнең команданы көчле хезмәткәрләр белән тулыландыру өчен мөмкинлек, – ди Азат.

Эшмәкәр әйтүенчә пандемиягә кадәр чордагы икътисадка кайту мөмкин түгел инде. Шуңа да яңа шартларга җайлашу юлларын эзләргә кирәк.

– Дөресен әйткәндә, «Алга таба ни булыр?» дигән сорауны ешрак ишетәбез һәм моңа төгәл җавап тапканыбыз да юк. Алга фаразлау кыен. Әлбәттә, ниндидер стратегия буенча эш итәбез. Билгеле, бу чикләүләр бизнеска бәрәчәк. Тик теләсә кайсы кризистан кызыклы мөмкинлекләр табарга була. Сынатмабыз дип уйлыйм, – ди Азат Нәҗметдинов. – Аз-азлап өч-дүрт мәртәбә продукциягә бәяне арттырдык. Ансыз булмас та иде. Барлык хезмәтләрнең үзбәясе арта бит. Бу – мәҗбүри гамәл.

Медальнең икенче ягы

Ничек кенә булмасын, җиңел булмаячак. Казанда шәхси кием-салым брендын булдырган әңгәмәдәшебез дә шундыйлардан.

– Коронавирус пандемиясе чорында бик начар шартларда эшләдек. Проектны саклап кала алдык анысы. Хәзер дә кыен. Илебездә сыйфатлы чимал юк. Бар чимал долларда сатып алына. Хәзер бәя ике мәртәбә үсте. Әйтик, 2015 елда безнең күлмәк 5500 сум тора иде. Халык күпләп, яратып сатып алды. Ул чакта доллар 55 сум булгандыр. Хәзер 5500 сумлык күлмәкне дә «кыйбат» диләр. Гәрчә доллар бәясе күптән 100дән артты. Безнең товарның үзбәясе артты, ә сату кимеде. Җитештергән кешенең хәле кыен. Кризиска кергәнче үк, җитештерүчеләрне алдан әзерләргә кирәк, чимал белән тәэмин итәрдәй фабрикалар булдырырга, мәсәлән. Суда йөзә белмәгән баланы диңгезгә болгап аткан кебек инде. Йә үлә, йә исән кала, әмма мәңгелек куркуы булачак, – дип сөйләде ул исемен күрсәтмәү шарты белән. – Эшмәкәр ярдәм көтеп утырырлык зат булса, бу эшкә алынмый да. Бу – ирекле карарыбыз. Монда инде зарланып булмый, чөнки урынсыз.

КИҢӘШ

Хезмәт хакы күләменең зурлыгы белән артык мактана алмаган, җыелган маясы, өстәмә керем чыганагы булмаган кешеләргә кризис шартларында нишләргә?  Билгеле, таякның каты башы аларга ныграк сугачак. Андыйларга берничә киңәш.

  1. Үз чыгымнарыгызны көйләргә тырышыгыз. Әйтик, мәҗбүри (азык-төлек, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү, дару) һәм мәҗбүри булмаган (уйланылмаган сатып алулар, күңел ачу, хобби) чыгымнарга бүлегез.

  2. Ашыгыч ихтыяҗ юк икән, кыйммәтле товарлар сатып алмагыз.

  3. Кибетләрдә махсус ташламалар, акцияләр булмый тормый. Күзәтеп барыгыз.

  4. Мөмкинлек булса, кредитларны вакытыннан алда түләп куегыз.

  5. Аз-азлап булса да, «финанс мендәре»н булдыру турында кайгыртыгыз, мая туплагыз.

  6. Нинди дә булса ташлама каралган гражданнар категориясенә керәсез икән, кичекмәстән бу категория өчен билгеләнгән социаль ярдәм чаралары турында белешегез.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү