Юкәнеке – кыйммәт, рапсныкы очсызрак: бал бәясе быел күпмегә арткан?

Җәйнең иң тәмле һәм умартачылар өчен иң кызган чоры. Һавага башларны әйләндерерлек бал исе таралган. Тик быел умартачылар балның аз булуын әйтә. Аз булгач, бәяләре дә кыйммәтрәк булачак, димәк. Бал хаклары күпмегә арткан? Без шуны белештек.

– Умартачылар ел да бал азлыктан зарлана инде. Тик быел, чыннан да, бал аз, – ди Чирмешәндә яшәүче умартачы Шәүкәт Хәйруллин. – Чөнки, беренчедән, яз иртә килде дә, чәчәк аткан агачларны май һәм июнь башындагы кыраулар сукты. Алмагач, чия, слива уңышы булмады. Икенчедән, юкәләргә суык тиде. 50 проценты бөтенләй чәчәк атмады. Моннан тыш, ефәк күбәләге агачларга зур зыян салды.

Тәҗрибәле умартачы әйтүенчә, иң сыйфатлы булып саналган юкә балы, аз булса да, бар. Чәчәк балының уңышы да башка еллар белән чагыштырганда начар.

– Хәзерге вакытта кортлар көнбагыш һәм карабодай балын туплый. Алар мул булырга тиеш. Рапс балы да яхшы. Ләкин тулаем бал уңышы турында сөйләшсәк, табыш 60 проценттан артмас шикелле. Кешеләр һаман көтә әле, булыр, тагын суыртырлар, ди. Ләкин аласы булсалар, хәзер алып калырга кирәк. Быел бал аз. Башка елларны кая куеп бетерергә белмәсәк, быел суырткан бере сатылып бетеп бара, – диде ул.

Умартачылар әйтүенчә, бал кайдан гына җыелса да,  файдасы бик зур.

– Үзем барыннан да бигрәк юкә балын яратам. Миңа иң тәмлесе шул. Берни дә кушылмаган булса, ул аксыл төстә була. Ләкин кайвакыт чәчәк, яки карабодай балы да кушылып китәргә мөмкин. Андый чакта бераз карала. Ә иң файдалысы – чәчәк балы. Чөнки умарталар нинди генә төр чәчәкнең нектарын җыймый бит, – диде Шәүкәт Хәйруллин.

Һәр балны җыюның үз вакыты бар. Әйтик, кортлар башта чәчәк балын җыя, аннан соң юкәнекен. Аннан соң рапс, көнбагыш һәм карабодай кырына очалар. Көнбагышның вакыты кыска. Карабодай исә бер айга якын чәчәк ата. Умартачы әйтүенчә, башта кортларның «разведчик»лары китеп, кайда нәрсә барлыгын карап кайта. Аннан соң очу хәрәкәтләре белән (башларын, койрыкларын җилпеп) башкаларга шул урыннарның координатларын бирә. Безнең якка хас бал кортлары – урта рус кортлары. Алар усал, ләкин юкә  балын алардан да оста җыючы юк икән. Аларның сый җыя торган борыннары да озынрак була, ди.

– Балны тәменә карап алырга киңәш итәм. Кәгазьдәге анализларга да бик үк ышанып бетәргә ярамый. Анализ балны чиста дип күрсәтергә, ә тәме булмаска мөмкин, – ди Шәүкәт Хәйруллин.

Кукмара районының Пычак авылында яшәүче Таһир Бариев та быелгы уңышның бик сөендермәвен әйтте. Юкә балы узган ел уңышының өчтән бер өлешен генә тәшкил итә.

– Әгәр бөтен республика буенча карасак, кайда баллы культуралар чәчелгән, шунда уңыш яхшы. Рапс, көнбагыш күп утыртылган җирләрдә бал күп. Әйтик, Мөслим, Актаныш районнарында. Башка елларда бал бәясе арзан иде. Быел 1500 сумнан башлап 2000 сумга кадәр. Рапс балын умартачылар ике-өч атнада сатып бетерергә тырыша, чөнки ул тиз утыра. Бәясен дә арзанрак куялар. 1000–1300 сумга саталар. Юкә балы чыгымлырак. Без умарталыкны язын бер җирдә тотабыз да, юкә чәчәк ата башлар алдыннан урманга алып барабыз. Юкә ун көн чәчәк ата. Шул вакыт эчендә умарталыкны төрле җиргә күчереп йөртергә кирәк. Юкә балының өсте ак элпә белән каплана, глюкоза аерылып чыга. Өлгереп җитмичә аертылган балның суы күп булырга, саклауга ярамаска мөмкин. Шуңа күрә андый очракта аз-аз гына алырга киңәш итәм, – диде ул.

Бариевлар исә юкә, чәчәк балларын аерта.

– Соңгы елларда халык, аңлап, балның чын икәнен карап ала башлады. Элек: «Бал – бал инде ул», – дип алалар иде. Аннан соң, халык хәзер аз-азлап алып карарга ярата балны. Ошатса, кабат килә. Бал икмәге (перга), серкә (пыльца), балавыз да бик файдалы. Аларын да алып бетереп баралар, – ди ул.

Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче данлыклы умартачыларга –  Зариповларга да шалтыраттык. Алдагы әңгәмәдәшләребездән аермалы буларак, Нурия ханым юкә балының күп булуын әйтте.

– Безнең умарталык урманда урнашкан. Шуңа күрә кортларыбыз башлыча юкә һәм чәчәк балын җыя. Быелгы ел безнең өчен уңышлы булды. Юкә чәчәк ата башлаганда суык кебек иде. Ләкин бераздан көннәр җылытып җибәрде, эсселәтте. Юкә озак вакыт аралыгында чәчәктә торды. Шул сәбәпле бал күп җыелды. Тик, кызганыч, бүген аның бәясе бик үк тотрыклы түгел. Юкә балы хуш исле булуы белән аерылып тора. Иң яхшы баллардан саналса да, озак еллар инде аңа бәя күтәрелә алмый. 2015 елдан бирле шул бер хак тора. Халык шуннан да кыйммәтрәк бәягә алырга риза түгел, хәтта төшертмәкче дә булалар. Ләкин безнең инде үзебезнең сатып алучыларыбыз бар. Бер авыз иткән кешеләр сөенә-сөенә сатып ала, сораучыларыбыз күп. Сату белән авырлыклар юк.

Аның сүзләренчә, быелгы бал үзенчәлекле, чөнки бик тиз утырачак.

– Быел бал кортлары актив рәвештә бал җыйган чорда яңгырлар булмады, шуңа күрә бал тиз утырачак, куерачак. Ләкин бу балның сыйфатына һич кенә дә йогынты ясамый. Шуңа күрә сыек бал ашарга яратучыларга тизрәк алырга киңәш итәм, – диде ул.

Бал бәяләре (3 литрлы банка):

Юкә балы – 1800–2000 сум

Карабодай балы – 1600–1800 сум

Чәчәк балы – 1500 сум

Рапс балы – 1000–1300 сум

Ничек алданмаска?

  1. Беренчедән, балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз. Сыналган кешедән алсагыз, оттырмассыз.
  2. Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була.
  3. Тәмле бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра.
  4. Калак белән алып, сузып караганда, чын бал өзелми. Сузылучан була. Калакта беткәч, өзелә, әлбәттә, тик анда да яхшы бал өзелгән урыннан өскә менеп китәргә тиеш.
  5. Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала.
  6. Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Ләкин чын юкә балы гына булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала.
  7. Балны кабап караганда, тәменә генә алдана күрмәгез. Халык телендә «кытай балы» дип йөртелгән ризыкка төрле тәмләткечләр кушыла.

Балның файдасы

Һәрбер балның үз дәвалау сихәте, тәме бар һәм кеше организмына үзенчә файдалы.   Көнбагыш балында шикәр аз. Карабодай балында тимер күп. Шуңа күрә аны йөрәк һәм шикәр авырулары булган кешеләргә тәкъдим итәләр. Аллергиядән интегүчеләр өчен фацелия балы шифа бирә. Чәчәк балы иммунитетны күтәрә. Юкә балы салкын тигәндә булыша, сулыш юллары системасына файдасы зур. Җылы суга салып эчкәч  тынычландыра.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү