Чамадан артачак: 43 градуслы эсселәр көтелә

Август аенда илнең 10 төбәгендә чамадан тыш эссе булачак: һава температурасының +40…+43 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Бәхеткә, Татарстан бу төбәкләр исемлегендә юк.

Гидрометеоүзәк башлыгы Роман Вильфанд әйтүенчә, Краснодар краенда, Әстерхан, Волгоград, Ростов, Белгород, Курск, Орел, Рязань, Тамбов өлкәләре һәм Ставрополь краенда бик нык кыздырачак.

Республикада август ае челләдән башланып китте: беренче көннәрдә һава температурасы +36 градуска кадәр күтәрелде. Метеорологлар белдергәнчә, республикада тотрыксыз һава хөкем сөрәчәк, табигать афәтләре булырга мөмкин. Моннан тыш, синоптикларның башлангыч фаразына караганда, Татарстанда кыш җылы киләчәк.


Фикер өстәү