5 яшьлек Аяз турында: “Кабере әбисе белән бабасы уртасында”

Кичә Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче Фирдания, Мөбәрәк, Аяз Гариповларны җирләделәр. Бер өйдән – өч мәет. Әби белән бабай һәм оныклары юл фаҗигасендә һәлак булды.

Гариповларны авылда иң булган, уңган гаилә диләр. Һәлак булган 68 яшьлек Мөбәрәк абый гомер буе машина йөртүче булып эшли. Аның хатыны 67 яшьлек Фирдания апа гомере буе балаларга белем биргән. Өлкәннәр төп йортта кече уллары гаиләсе белән яшәгән. Гомере өзелгән сабый уллары Булат белән килене Зәринәнең бердәнбер баласы булган.

– Авыл елый. Аяз бик ачык һәм шук бала иде. Кунакка да килеп керер иде ул. Булатлар гаиләдә өч бала алар. Бер өй аша гына абыйлары Марсель гаиләсе яши. Алия исемле сеңелләре бар. Аязның әнисе авылыбызда хат ташучы иде. Бала хәсрәте бик ачы инде. Юатыр сүзләр дә юк, – ди күршеләре Надия Сәфәргалиева. – Гариповлар астына килеп кергән трактор йөртүчесе дә безнең авылныкы бит. 19 яшьлек Марсель яңа гына эшли башлаган иде. Аларның гаиләсе дә тырыш, бик булган. Ул бала да җәл. Печән төягән килеш юлдан кайтып баруы булган. Ике гаиләгә дә бикавыр хәсрәт бу.

Мөбәрәк абыйның икетуган сеңлесе Рузалия Хәкимуллина да якыннарын бик яратып сөйли. Кыз сорарга да икәү барган идек, ди ул.
– Фирдания Күәм авылыныкы. Абый бик яратты аны. Кулын сорарга төнбоеклар җыеп бергә бардык. Абый кунакка килсә, тизрәк кайтыйк дияр иде. Ә менә бер атна элек иремнең 65 яшен уздырдык. Алар да Казанга килде. Бөтен кеше таралып бетте, Мөбәрәк ашыкмады. Матур теләкләр теләде, озак итеп сөйләшеп утырдык. Алар киткәч, иремә дә, карале, Мөбәрәк тә тынычланган, олыгаюдыр инде, матур сүзләр дә сөйли, дим. Бичараның саубуллашуы булган икән, – ди Рузалия апа.

Фаҗига буласы көнне Фирдания апа Күәмгә ашка китә. Аны Мөбәрәк абый барып алырга җыенганда, оныклары Аяз бабай белән барам дип аңа иярә. Гел шулай бабасыннан калмый ул.

– Зәринә дә, Булатка да авыр. Бөтен нәселебез кайгыда. Авылдашлар да елый. Зәринә алдагы көнне Аязга матур киемнәр алып кайткан була. Уенчыклар да алалар. Шул киемнәрне кочаклап елый җаныкаем. Ничекләр түзәр йөрәге. Булат безгә сиздерми генә. Бер көндә бер йорттан өч мәет булсын әле! Зәринәнең баласының өстенә ятып елаганы әле дә күз алдымда тора. Тәгәрәп-тәгәрәп елады инде. Ярый ла, авыл җирлеге башлыгы Фәридәбез хәлне аңалап, муллага әйдә укыгыз дип эндәште, — ди Рузалия апа. – Зәринәне юатыр сүзләр дә таба алмыйбыз бит. Ни әйтергә дә белмибез. Зиратта башта бабасын, аның янына Аязны, анан соң әбисен җирләгәннәр. Өч кабер янәшә ята. Оныкларын кочаклап яталар дибез. Ул сабый оҗмах кошыдыр инде. Гомере генә бигрәк кыска булган.

Язмышларга шулай язылгандыр инде.
“ВТ” коллективы Гариповларның авыр кайгысын уртаклаша. Күркәм сабырлык тели.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Арча — Әтнә юлында трактор астына кергән машинада әби, бабай һәм онык үлгән: “Бердәнбер балалары иде”


Фикер өстәү