Төнлә Арча – Әтнә юлында булган авариядә 3 кешенең гомере өзелгән

Узган төндә Татарстанда Арча – Олы Әтнә юлында коточкыч авария булган. LADA машинасы тракторга килеп бәрелгән. Өч кешенең, шул исәптән биш яшьлек баланың гомере өзелгән.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, фаҗига якшәмбе – 6 августта, кичке 10нчы яртылар тирәсендә Арча – Олы Әтнә автомобиль юлының 29нчы чакрымында килеп чыккан.

“Башлангыч мәгълүматларга караганда, LADA, бик кызу килү сәбәпле, тагылма арбалы тракторга килеп бәрелгән. Тракторның арттагы утлары кабызылмаган булган”, – дип хәбәр ителә ведомствоның телеграм-каналында.

Фаҗигадә өч кешенең, шул исәптән биш яшьлек баланың гомере өзелгән. Хәзерге вакытта авариянең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү