Яшелчә бәяләренең кинәт артуы нәрсә белән бәйле?

Соңгы айларда яшелчә бәяләренең кинәт артуы күзәтелә. Узган елларда бу вакытларда бәрәңге һәм башка яшелчә бәяләре арзан бәядән сатыла торган иде. Быел исә «икенче икмәк» – 40, кәбестә 35 сум тирәсе йөри. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Ни өчен республикада яшелчәчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар саны кими?

Йомырканы – төрле кәрҗингә 

Татарстан халыкны бәрәңге белән – тулысынча, ә калган яшелчәләр белән 65 процент тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, быел республикада 3,8 мең гектарда бәрәңге, ачык грунтта 2,2 мең гектар яшелчә үстерелгән. Бәрәңгенең уртача уңышы бер гектардан – 187 центнерны, яшелчәләрнеке 154 центнерны тәшкил иткән.

Фермерлар, эре хуҗалык җитәкчеләре әйтүенчә, яшелчә бәяләре артуның сәбәпләре – беренчедән, уңышның начар булуында, икенчедән, соңгы елларда яшелчәчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең саны кимүдә, өченчедән, чыгымнарның артуында.

Минзәлә районының Югары Тәкермән авылы фермеры Нәсим Дәүләтов – республикада билгеле шәхес. 1997 елдан бирле яшелчәчелек белән шөгыльләнүче иң көчле хуҗалыкларның берсе ул. Быел да биредә 220 гектар мәйданда – бәрәңге, 200 гектарда кишер, чөгендер, кәбестә һәм суган үстергәннәр. Фермер әйтүенчә, елына күрә уңышы начар түгел.

– Быел җәй кызу килү сәбәпле, бәрәңге азрак булды, ләкин без суктыру техникаларыбыз булу нәтиҗәсендә уңышсыз калмадык. Министрлыкка, хөкүмәткә рәхмәт. 2010 елдагы корылыктан соң су сиптергечләр алып куйган идек. Шуның аркасында без быел продукцияле булып, хуҗалыкны саклап кала алдык. Мелиорация эше әле һаман да дәвам итә, – диде Нәсим Дәүләтов.

Калган яшелчәләргә, аерым алганда, кәбестә уңышына килгәндә, анысы авыррак үскән, уңышы да начар.

– Кәбестә быел чыгымнарны да капламады, – диде тәҗрибәле фермер. –  Үсентеләр белән дә, теплицада да проблемалар булды. Уңыш сере орлыктан башлана. Элек без үзебез теләгән сортны алып кайта идек. Хәзер Россия авыл хуҗалыгы үзәге күрсәтмәсе буенча, таныш булмаган сортлар алабыз. Бары тик алар тәкъдим иттән сортларны алган очракта гына, субсидия алып була. Үстергәч, шөгыльләнгәч, субсидиясен дә аласы килә. Тик Европадан кайтарылган бик үк сыйфатлы булмаган симәнәләр туры килеп, эшкә авырлык тудыра. Аннан, без иртә өлгерә торган кәбестә белән шөгыльләнәбез. Аларны 10–15 июльдә үк сата башладык. Ул вакытта мондый бәя юк иде әле. Йомырканы төрле кәрҗингә салырга кирәк, диләр. Бер елны да барлык яшелчә дә бик яхшы уңыш бирә алмый. Алай булса, күңелле дә булмас иде ул.

Утырту мәйданнарына килгәндә, хуҗалык бәрәңге игү мәйданнарын икенче елга арттырырга ниятли. Узган 5–6 елда үзгәреш кертмәгән булганнар. Ә менә калган яшелчәләрнең утырту мәйданнарын узган ел киметкәннәр. Киләсе елга тагын да азайтырга уйлыйлар.

– Чөнки без хәзер яшелчәләрне контейнерларда саклыйбыз. Шулай булгач, складларның күләме үзгәрә. Шул сәбәпле мәйданнарны киметәсе була. Ләкин яңа складлар төзегәч, яшелчә үстерүне арттырырбыз дип планлаштырабыз. Барлык яшелчәләр арасында иң мәшәкатьлесе – кәбестә үстерү. Аннан соң – бәрәңге. Ел кызу килә икән, теләгән уңышны алып булмый. Бу ел да бәрәңгенең формасы сату өчен уңышлы булмады, – ди Нәсим Дәүләтов.

Дөрес, бәя артуны ике яклы карарга кирәк. Кинәт арткан бәяләр халыкның кесәсенә сукса, фермерлар өчен бу файдага гына. Быел яшелчә бәяләре яхшы булгач, Дәүләтовлар да үзйөрешле дүрт рәтле комбайн алырга ниятлиләр. Ләкин шул ук вакытта аларның да чыгымнары көнләп түгел, сәгатьләп артып, теге яки бу яшелчәнең үзкыйммәте өскә үрмәли.

– Ашлама бәяләре дә артып тора. Бәрәңге орлыгын алыштырырга туры килгән очракта, фермер аның 1 тоннасын 56 мең сумнан алырга мәҗбүр. Безнең кебек хуҗалыкларга кимендә 80–100 тонна симәнә алырга туры килә. Бәяләр арту артында әнә шундый чыгымнар ята, – дип аңлата Нәсим Дәүләтов.

Кәбестә генә түгел

Фермерлар әйтүенчә, яшелчәчелек базарында кәбестә бәясе – иң тотрыксызы. Бер елны ул 40 сумнан сатылса, икенче елга 4 сумга кадәр төшәргә мөмкин. Шуңа күрә узган ел уңышына кызыгып, быел кәбестә утыртучылар отар дигән ышаныч юк. Үстерүдә иң мәшәкатьлесе дә ул. Чөнки кул хезмәтен дә күп сорый, нәзберек тә. Киләчәктә иртә өлгерә торган сортлары тагын да кимүгә таба барыр, дип фаразлый белгечләр.

Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче Хәмзә Хисмәтуллин соңгы елларда кишер, сарымсак һәм кәбестә үстерү белән шөгыльләнә. Шулай да соңгысына игътибарны күбрәк бирә. Быел 10 гектар мәйданнан якынча 400–500 тонна уңыш җыеп алган. Уңыш узган елның якынча 70 процентын тәшкил иткән.

– Корткычлар, корылык та үз эшен эшләде. Майдан бирле су сиптердек. Әле ярый, бәхетебезгә, инеш якын. Аның каравы, узган елдан аермалы буларак, кәбестәгә ихтыяҗ зур. Чөнки Чувашия, Мари Илендә яшелчәләрне су сипмичә үстерәләр. Аларда да яңгырлар булмагач, уңышлары юк. Лаеш районы Хәерби авылында, Биектау районының Бөреле авылында да быел кәбестә утыртмаганнар, – ди ул.

Димәк, быел кәбестә утыртучылар аз булган. Өстәвенә, яңгырлар яумау сәбәпле, уңыш та начар.

– Берничә ел рәттән кәбестәнең сату бәясе гел булмады. Узган ел без аны үзкыйммәтеннән – 4 сумга җибәрдек. Хәтта чыгымнарны да капламады. Мондый хәл берничә ел рәттән кабатлангач, күп кенә хуҗалыклар кәбестә утыртмый башладылар. Бәрәңге белән дә шулай ук булды. Мәсәлән, бездә яхшы гына эшләп килгән «Вахит», «Урал» хуҗалыклары бу эштән китте. Нәтиҗәдә кәбестә үстерүчеләр кимеде һәм аның бәясе дә артты, – ди фермер.

Былтыр 4 сумнан саткан яшелчәне быел 30 сумга җибәрәләр. Күпләп сату бәясен дә 30дан ким куймаган төбәкләр бар икән инде.

– Бу әле көзнең башы гына. Әлеге вакытта кәбестә иң арзан бәядән йөрергә тиеш. Ул тагын да артачак, – ди ул.

Хәмзә Хисмәтуллин әйтүенчә, мондый хәл килеп чыгасы билгеле иде инде. Ни сәбәпледер, шушы хәлләр анализланып, хөкүмәт дәрәҗәсендә нәтиҗәләр ясалмады, ди ул.

– Кәбестә бәясе 4 сумга төшкән елны ук чаң сугарга кирәк иде. Дөрес, быел министрлык субсидияләр белән дә ярдәм итә. Ләкин бу эш алданрак кирәк иде.        Ашлама бәясе бик артты. Орлык, агу бәясе дә бер урында тормый. Эшчеләргә дә түләргә кирәк. Ипи яки яшелчә бәяләре артуның төп сәбәпләре дә шул. Эшмәкәр яки бәяне арттырырга, яки эшен бөтенләй туктатырга мәҗбүр була. Узган ел без ашламаны 20–22 сумнан алдык. Бүген ул инде 40 сумга якын тора. Яңа елдан соң аның бәясе тагын да артачак. Мондый шартларда киләсе ел уңышы ничек арзан була алсын? – дигән фикерен җиткерде ул.

Фермер әйтүенчә, берничә ел элек кәбестә үстерүнең үзкыйммәте 4 сум булса, быел ул якынча 6–7 сум тирәсе. Аның каравы сату бәясе яхшы.

– Дөресен әйткәндә, моннан 10–15 ел элек тә без кәбестәне 5 сумнан сата идек. Әлегә кадәр аның бәясе шул тирәдә йөри. Кәбестә өчен 30 сум күп түгел. Ул аның чын бәясе. Халыкны, беренчедән, бәяләрнең кинәт өскә күтәрелүе куркытты. Икенчедән, аларның кереме кимеде, башка төр товарларга да бәя артып, сатып алучының чыгымы өскә үрмәләде, – ди Хәмзә Хисмәтуллин.

Озак еллар шушы өлкәдә тәҗрибәсе булган, инде үзе генә түгел, балалары белән бергә хуҗалыкны җигелеп тарткан Нәсим Дәүләтов әйтүенчә, вазгыять алга таба да шушылай барган очракта, биш елдан яшелчә үстерүчеләрне шәм яндырып эзләргә калмагаек.

– Элеккеге рәисләр, хуҗалар өлкәнәя. Аларны алыштырырдай кешеләр юк. Әгәр вазгыять шулай барса, биш елдан яшелчә үстерүчеләрне шәм яндырып эзләячәкләр. Бу хәл бер бездә генә түгел, ил күләмендә бара. Россиянең берничә төбәгендә суган үстерүчеләр шактый кимеде, чөнки фермерлар өлкәнәйде. Яшьләр көнбагыш үстереп, табыш алуга күчте. Биш елдан суган, кәбестә белән проблемалар булачак. Сәүдә үзәкләрендәге гаделсез бәяләр дә кешенең гайрәтен чигерә. Кыскасы, авырлыклар күп, ләкин түзәргә кирәк, балам, дип алга барасың инде. Бездән башка тагын кем бар? – ди ул.

Хәер, кәбестә һәм бәрәңге мәйданнарын арттыру максатыннан, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, уңыш күләмен һәм утырту мәйданнарын ун процентка арттырган очракта, һәр гектар өчен 40 мең сум күләмендә субсидия бирәчәген игълан итте. Бәлки шуларның файдасы тиеп куяр…

         Зөһрә Садыйкова

Яшелчә бәяләре

Яшелчә 18 октябрьгә булган бәяләр 25 октябрьгә булган бәяләр  Бәяләрдә үзгәреш (процентларда)
Бәрәңге 37,94 38,42 101,2
Кәбестә 36,68 36,53 99,59
Суган 29,91 29,66 99,16
Кишер 34,67 34.63 99,88

*Татарстанстат мәгълүматлары буенча  

 

Инфографика

Татарстанда яшелчә игү мәйданнары (эре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында):

2018 елда – 2,4 мең гектар

2019 елда – 2,5 мең гектар

2020 елда – 2,4 мең гектар

2021 елда – 2,2 мең гектар

Быел һәр яшелчә ничә гектар мәйданда утыртылган?

Кәбестә – 500 гектар

Чөгендер – 860 гектар

Кишер – 370 гектар

Суган һәм сарымсак – 320 гектардан артык.


Фикер өстәү