Казанда полиция хезмәткәрләре транспортта битлексез пассажирларны “аулый”

Казанда полиция хезмәткәрләре шәһәр транспортында битлексез пассажирларны ачыклау буенча транспорт оешмаларына ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков белдергән.

Октябрь аенда транспорт оешмалары хезмәткәрләре Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохориннан транспортта ковидка каршы чараларны үтәүгә контрольлек итү өчен полиция хезмәткәрләрен җибәрүне сораган.
— Транспорт оешмаларының штраф язуга вәкаләте юк. Ревизорлар да пассажирдан битлек киюне яки автобустан чыгып китүне генә сорый ала. Чикләүләрне санга сукмаучы кайбер адәмнәргә шул гына кирәк тә. Мондыйлар транспортта битлексез йөрү, яки тикшерүчеләр автобустан чыгып китүгә, битлекне салып ташлау гадәтен дәвам итә”, – дип билгеләп үткән ул.
Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Андрей Соколов ведомствода шәһәр транспортында битлек режимын үтәүгә контрольлекнең көчәйтелүе турында хәбәр иткән.


Фикер өстәү