Казанда автобуслар көннең беренче яртысында гына йөри башларга мөмкин

Киләсе елда Казанда автобуслар – көннең йә беренче, йә икенче яртысында гына йөри башларга мөмкиннәр. Сәбәбе – автобус йөртүчеләр өчен тахографлар кертү. Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков шулай дип белдергән.

Тахограф – йөртүченең хезмәт һәм ял режимын үтәвенә контрольлек итүче прибор. Алар ел азагына кадәр мәҗбүри төстә гамәлгә кертелергә тиеш. Темляков фикеренчә, бу кадрлар җитмәүгә китерәчәк.
“2022 елның 1 гыйнварыннан автобус йөртүчеләр сменасыннан соң өстәмә түләү бәрабәренә эшкә чыга алмаячак. Һәркайсында индивидуаль карта булдырылачак һәм аны алар сменасы башланыр алдыннан тахографка урнаштырачак. 8 сәгатьтән соң прибор сменаның тәмамлануы турында хәбәр итәчәк. Шуннан соң инде автобус йөртүче алга таба юлын дәвам итә алмаячак. Аңа алмашка башка йөртүче килергә тиеш булачак. Исәпләп карыйк. Йөртүче иртәнге сәгать дүрттә гараждан чыгып китә. 2022нче елда автобуслар ничәгә хәтле йөриячәк? Төнге 12гә кадәр, дип уйлыйк. Бер автобуска өч йөртүче (өченчесе ярты смена эшли) кирәк булып чыга”, – дип аңлаткан АТП ассоциациясе рәисе.
Ә бит инде хәзер үк Казанда автобус йөртүчеләргә кытлык. Автотранспорт предприятиеләренең кадрлар бүлекләрендә йөртүчеләр һәм кондукторлар өчен 1209 буш вакансия бар. Ассоциациядә, тиешле чаралар күреп, йөртүче һөнәренең абруен үстерергә чакыралар.


Фикер өстәү