Рөстәм Миңнеханов Anadоlu Group вәкиле белән уртак проектлар хакында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советының идарә рәисе, Anadolu Group компаниясенең директорлар советы рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар яклар арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, Төркия-Россия эшлекле советы кысаларындагы багланышлар хакында сөйләште.

«Сез Россия һәм Төркия бизнесын якынайту өчен күп эш башкарасыз», — дип искәртте Татарстан Президенты әңгәмәдәшенә мөрәҗәгать итеп.

Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов һ.б. катнашты.


Фикер өстәү