Җәббаров: Игенчелектәге барлык эшебез сөрүлекләрнең продуктивлыгын арттыруга юнәлгән

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда сөрү җирләренең продуктивлыгын арттыру буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Быел яз ашыгып килү килү сәбәпле кыр эшләре иртәрәк башланырга мөмкин, дип искәртте Марат Җәббаров. Актаныш һәм Чистай районнарында уҗымнар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкәннәр инде. Барлык районнарда да чәчү эшләренә әзерлек процессын тизләтергә кирәк, дип искәртте министр.

Орлык, үсемлекләрне саклау чаралары һәм минераль ашламалар сатып алу эше планлы режимда бара. «Игенчелек тармагындагы бөтен эшебез сөрү җирләренең продуктивлыгын арттыруга юнәлдерелгән», — диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Республикада эрозиягә каршы, агроурман мелиорациясе, туфракның тулы деградациясен булдырмас өчен аның уңдырышлылыгын саклау һәм тулыландыру чаралары үткәрелә.

«Биологик чаралар куллану һәм минераль ашламалар кертү нәтиҗәсендә тулаем алганда вазгыять тотрыклы төс алды», — дип искәртте Марат Җәббаров.

Кайбер районнар 10-15 ел буе шактый мәйданнарны тикшермәгән. Әгәр вазгыять быел уңай якка үзгәрмәсә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге районнарга игенчелек тармагы буенча бюджеттан күрсәтелгән ярдәмне чикләячәк, дип искәртте министр.

«Кертелгән ашламалар һәм туфрактагы файдалы микроорганизмнар эшләсен өчен билгеле бер шартлар кирәк, биредә туфракның оптималь кислоталылыгы төп шарт булып тора. Тулаем алганда, республикада ачы туфрак 1,4 миллион гектар, яки 42 процент мәйданны били. Республика программасы ярдәмендә без ел саен 60 мең гектардан артык җиргә известь кертәбез, бу сөрүлекләрнең деградацияләнүен булдырмаска мөмкинлек бирә», — диде Марат Җәббаров.

Министр искәрткәнчә, туфракка известь кертү буенча проект-смета документларын эшләүне тизләтергә кирәк. 2020 елдан субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк.

Чыгышының ахырында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры алда торган җиде көнне чәчү эшләренә әзерлек буенча удар атна итәргә чакырды.


Фикер өстәү