Амбар тулы, кесә… буш? Игенчеләр ашлык бәясенең артуына өметләнә

Алучыга – сөенеч, игенчегә – көенеч. Быелгы урып-җыю нәтиҗәләрен кыскача гына шулай бәяләргә мөмкин. Уңыш дигәнең шөкер итәрлек булды анысы. Республика кырларыннан рекордлы күләмдә бөртеклеләр җыеп алынды. Урак өсте кызган көннәрдә һава торышы да өметләрне аклады. Җыеп алган уңышның кадере булмау гына күңелгә тия. Ник дигәндә, бүген ашлык бәяләре аның үзкыйммәтеннән дә арзанрак. Алга таба ни булыр? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Бурыч кайтарыр чак

Билгеле булганча, быел республика кырларыннан рекордлы 5,2 миллион тонна уңыш җыеп алынды. Бу – соңгы ун елдагы иң зур күрсәткеч, дип бәяләнә. Соңгы тапкыр Татарстанда мондый мул уңыш 2008 елда теркәлгән. Ул елны республика кырларыннан барлыгы 6 миллион тонна уңыш җыелган. Быелгы урып-җыю барышында иң күп бөртеклеләр Тәтеш, Арча һәм Буа районы кырларыннан җыеп алынган. Биредә игенчеләр 200 мең тоннадан артык уңыш алган.

Артык сөенсәң, бәхетең качар, ди халык. Мул уңыш белән шатландырган бәрәкәтле елның да көендергән мәле була. Ашлык күп булган саен, аның бәясе дә түбәнрәк. Быелгы вазгыять исә башка еллардагысын да уздырды. Урып-җыю эше башлануга, бер тонна ашлык бәясе ике-өч тапкыр (!) диярлек: 8–9 мең сумга кадәр төште һәм хәзер дә шул ук дәрәҗәдә саклана. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында республикада бер тонна ашлык хакы 15–17 мең сум тирәсендә тирбәлә иде.

Белгечләр ашлык бәясенең шул дәрәҗәдә төшүен быел аның мул булуына бәйләп аңлата. Күп әйбернең кадере булмый бит. Алыпсатарлар да тик ятмый. Ил күләмендә барган вакыйгаларның да тәэсире зур.

– Экспорт пошлиналары коточкыч зур дәрәҗәдә. Ашлык бәяләре төшүгә шул да этәргеч булды. Бүген игенчеләрнең күбесе, ашлыкны кая куйыйм, дип баш вата. Кайбер культураларның үзкыйммәте аны сату бәясеннән дә зуррак бит. Бу арпа белән бодайда бигрәк тә сизелә. Быелгы кебек мул уңыш алу өчен игенчеләр бөтен җанын, хезмәтен генә түгел, кредит акчаларын да кертте бит. Көзен банклар бу акчаны кире кайтаруны таләп итә башлый. Шул сәбәпле, игенчегә тир түгеп үстергән ашлыгын тиен-миенгә сатып җибәрергә туры килә. Бу бит инде – башка сыймый торган хәл, – ди Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров.

Ярдәм булачак

Җитәкчелек исә тынычландырырга ашыга. Атна башында Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килеп туган вазгыятьне вакытлы авырлык кына дип бәяләде. Министр уңыш җыеп алынган көннәрдә кисәк кенә ашлык бәяләре төшүне елның-елында күзәтелә торган гадәти хәл дип саный.

– Урып-җыю вакытында бәяләр кимү ел саен күзәтелә. Бүген илдә ашлык җитәрлек, тәкъдим күп, шуңа шулай килеп чыкты. Ашлыкны саклауга салгач, ел азагына таба аның бәясе барыбер артачак. Күпмегә икәнен әйтә алмыйбыз. Бераз сабыр итәргә, сату урынын эзләргә кирәк. Экспорт буенча да эшне алып барабыз. Иран юнәлешен карыйбыз. Әле күптән түгел безнең делегация шунда булып кайтты, – диде министр.

Марат Җәббаров, әйтелгәннәр буш сүз генә булып калмасын дип булса кирәк, ашлык бәяләрен җайга салачак чараларны да санады. Бүгенге вазгыятьне исәпкә алып, Россия хөкүмәте, субсидияләтә кайтару өчен, Резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Бу ярдәмне алу өчен, хуҗалыклар «Зерно» федераль системасында теркәлгән булырга тиеш. «Бу максатка барлыгы 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчаны быел дүртенче кварталда бирү планлаштырыла», – диде Җәббаров.

Министр сүзләренә караганда, дәүләт Ашлык фондына Татарстаннан 300 мең тонна ашлык сатып алачаклар. Бу да, үз чиратында, бәяләрне җайга салырга ярдәм итәр, дип көтәләр.

Берәү ала, берәү сабыр итә

Марат Җәббаров фикеренчә, килеп туган вазгыятьнең уңай ягын да күрә белергә кирәк. Бүген республиканың терлекчелек тармагында 3 миллион тоннадан артык ашлык кулланыла. «Терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бик отышлы вакыт хәзер. Ел буена җитәрлек ашлыкны бик түбән бәядән алып куя алалар», – ди ул.

Күпләр шулай эшли дә. Буада яшәүче Азат Гыйльфанов әти-әнисенә ике тонна ашлык алып кайтып биргән. Килосын 8 сумнан эләктереп кала алганына сөенә ул. «Авылда бозаулар асрыйбыз. Әти-әнинең малларны бетерәсе килми әле. Өстәвенә, быел ашлык бәяләре дә бик түбән. Аны арзанга алып калганыма шатланам. Әле тагын кирәк», – ди ул.

Балтач районы Куныр авылында яшәүче Шәрәфетдиновлар да берничә көн элек кенә 11 сумнан ике тонна арпа алган. «Алуын алдык та, ашыктык, ахры, бераз сабыр итәсе булган, дибез. Соңрак очсызрак та булыр иде. Ел саен шушы вакытта сатып бетерә алмаган ашлыкның бәясен төшереп саталар бит. Ярар инде, китереп бирделәр, шунысы сөенеч», – ди хуҗабикә Гөлшат Шәрәфетдинова. Әтнә районының Олы Әтнә авылыннан Мөнәвәрә Гайнуллина да: «Ашлык алмыйча тордык әле, бераз сабыр итәбез», – ди.

Кыска хәтер бәласе

Белгечләр исә, хәзер ашлык алып калу өчен нәкъ вакыты, дип искәртә. Актаныш районының «Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов та шул фикердә. «Аласы булса, ашлыкны хәзер алырга кирәк. Бүген аның иң отышлы чагы инде. Бер айдан бәясе барыбер күпмедер артачак. Фермерларның сугып алган, иләнмәгән, чистартылмаган икмәкләре дә бетәчәк. Ашлык бәясенең ничек булып бетәчәген төгәл генә фаразлап булмый бүген. Декабрьдә, гыйнварда артырмы – билгесез. Россиядән икмәк чыгарырга рөхсәт булырмы? Булмаса, ашлык бәясе дә артмаячак дигән сүз», – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

«Нигез» хуҗалыгында уңышны тулысынча җыеп бетергәннәр. Быел республикада иң күп уңыш җыеп алган хуҗалыкларның беренче унлыгына ук (таблицада – Д.Г.) кергән алар. Биредә гектарыннан 58,1 центнер уңыш чыккан. Бүген хуҗалыкта яңа склад төзеп яталар. Элеватордагы ашлыкны шунда алып кайтып урнаштырачаклар.

– Булганына шөкер итә белергә кирәк. 35 еллык эш стажымнан чыгып шуны әйтә алам: авыл хуҗалыгында алдагы елда әйбәтрәк булыр әле, дип гомер үтте безнең. Әмма алай булмады һәм булмас та инде. Безнең илдә хәтер кыска: юк чагында бөтенебез дә күккә күтәреп сөйлибез. Булганда кадере юк. Әмма аңа карап, борын салындырырга җыенмыйбыз. Шөкер, терлекләребез бар. Терлекчелек продукциясе аша булса да без аны барыбер әрәм-шәрәм итмибез, Алла боерса. Хуҗалыкка, җирлеккә, халыкка файдалы итеп кулланачакбыз», – ди Дамир Җәлилов.

Үзләреннән генә тормаган әйберләрнең дә уңай хәл ителәчәгенә өметләнә ул. Чәчелгән көзге культураларның тишелә алмыйча утыруларына эче поша җитәкченең. Җиргә ике ай ярымнан бирле бер тамчы яңгыр төшкәне юк икән.

Арадашчыга жәл

Балтач районының «Арбор» хуҗалыгында да түземсезлек белән яңгыр көтәләр. Хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов быелгы уңышка шөкер итә. «Быел өметләр акланды. Уңышны исән-сау гына җыеп бетердек. Эшкәртеп, салып та куйдык инде. Уңыш мул елны ашлыкның бәясе түбән булу гына кызганыч», – ди ул.

«Арбор» хуҗалыгында әлегә ашлыкны сатмыйлар, саклап торалар икән. Бәясе, ким дигәндә, 12 сумга кадәр күтәрелгәч, сата башларбыз дип торалар биредә. Аны элеваторга да тапшырмыйлар. Складта урыннар бар, курка торган түгел. Алыпсатарлар ашлык сорап килә башлаган инде. Әмма шундый көч түгеп алган уңышны юк-бар бәягә җибәреп булмый, билгеле.

– Ашлыкның үзкыйммәте дә югары бит инде. Ягулык-майлау материаллары бәясе артты, ашламалар инде ике-өч ел эчендә өч тапкыр кыйммәтләнде. Эшчеләргә хезмәт хакы түлисе, техниканы да яңартасы бар. Болар да ашлыкның үзкыйммәтенә йогынты ясый бит. Булыр әле. Бәлки, ашлык бәясе артып китәр. Бар да аны чит илгә чыгара алмауга бәйле бит инде. Юллары ачылса, вазгыять тә җайланыр иде, – ди Хәмит Баязитов.

Хуҗалык җитәкчесе ашлык бәяләренең яңа елга кадәр артуына өметләнә. «Көньяктагы портларда ашлык бәясе 12–14 сумга җиткән, дип сөйләшәләр. Безгә дә кыйммәтләнгәнне озак көтәсе калмагандыр», – ди ул.

Акча бүген кирәк

Әгерҗе районындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Сәетов, алдагы елларда да бүгенге хәлләр кабатланса, күпләр җир эшен ташлаячак яки башка төр культуралар чәчә башлаячак, дигән фикердә.

– Быел өметләр акланмады, чөнки уңышы бар, бәясе юк. Мондый зур уңышка караганда, уртача уңыш әйбәтрәк. Ашлык бәясе әле һаман 7–8 сумнан артмый. Аның бәясе булмау – дәүләткә, базарга безнең ашлык кирәкми дигән сүз. Дөнья күләмендә ашлык бәясе әйбәт ул. Бодайның бер тоннасы 300 евро чамасы йөри. Безнең акчага әйләндергәч, 18 сум тирәсе була. Безгә аның кадәр үк түгел, 13–14 сум булса да яхшы булыр иде әле, – ди Илнур.

Тәҗрибәле фермер бүген кырлардан җыеп алган ашлыкның бер өлешен саткан инде. Аны 8 сумнан җибәргән. Башкача булмый, сатмасаң, сакларга да кирәк бит әле. Илнур Сәетов хуҗалыгында җыелган ашлыкның бер өлеше хәзергә саклауга куелган, күпмедер өлеше элеваторда ята. Фермерлык белән 2005 елдан бирле шөгыльләнә ул. Булган ашлыкның тиешенчә бәяләнмәвен дә беренче тапкыр гына күрүе түгел.

– 2017 елда ашлык бәясе 5 сумга кадәр төшкән иде. Әмма ул вакытта аның үзкыйммәте дә азрак булды. Хәзер бит бар нәрсәнең бәясе артты. Орлык, ягулык, ашлама, агулар – барысы да кыйммәтләнде. Техниканы әйтәсе дә юк. Ашлыкны сатмый торыгыз, сабыр итегез, диләр. Алай гына булмый бит ул. Күп кеше кредит алган. Хәзер чәчүне дә алып барасы бар. Ул акча бит бүген кирәк. Көтеп торырга вакыт юк, – ди Илнур.

Якын арада ашлык бәясе 12–13 сумга күтәрелсә, бик яхшы булыр иде, дип өметләнә фермер. Быелгы вазгыять аркасында, киләчәккә планнарын да үзгәртергә туры килгән аңа. «Киләсе елга хуҗалыкны җәелдерермен дип уйлаган идем, сабыр итәргә булдым әле», – ди Илнур Сәетов.

Иң күп уңыш җыйган хуҗалыклар

Район Хуҗалык Уңыш (ц/гектар)
Тукай «Ирек» җитештерү кооперативы» ҖЧҖ 82,1
Тукай «Гигант» ҖЧҖ 76,2
Тәтеш «Колос» агрофирмасы» ҖЧҖ 71,3
Тәтеш «Бакырчы» ҖЧҖ 68,8
Биектау «Битаман» ҖЧҖ 63,0
Чүпрәле «Цильна» ҖЧҖ 62,0
Тукай районы «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ 59,5
Саба Мөхәммәтшин З.З. крестьян-фермер хуҗалыгы 59,0
Тәтеш Сафиуллова Р.Г. крестьян-фермер хуҗалыгы 58,1
Актаныш «Нигез» ҖЧҖ 58,1

 

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: vk.com


Фикер өстәү