Уңыш – 2023. Урып-җыю эшләренең беренчел нәтиҗәләре билгеле

1,417 млн гектар җир. Республикада әнә шул кадәр мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Аграрийлар 3 млн 622 млн тонна уңыш җыеп алган. Тагын 25 мең гектар мәйданда эш көтә. Быелгы урып-җыю кампаниясенең сөендерерлек һәм көендерерлек сәбәпләре нинди?

Нәтиҗә ясар чак

Быел Кайбыч районы гомуми уңыш буенча – беренче унлыкка, бер гектардан уртача уңыш буенча беренче бишлеккә керә. «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән көнне Кайбыч кырларында урып-җыю эшләренә нокта куйганнар иде инде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин уңай үзгәрешләрнең сәбәпләрен менә нәрсәдә күрә:

– «Август – Кайбыч» җәмгыяте («Август – Агро»га керә. – Авт.) кергәннән бирле, авыл хуҗалыгы тармагында уңай динамика күзәтелә. Алар 5 млрд сумга якын инвестиция кертте. Техниканы яңарттылар. Район кырларының 75 проценты – алар карамагында. Яңа техника, яңа технологияләр кулланып, чиста итеп эшлиләр. Бөтен җирләрендә тәртип. Тукландыру эшен яхшы алып бардылар. Кырларга 200 кг тирәсе ашлама керттеләр. Бөтен кешене дә кызыксындырган хезмәт хакы күләме дә югары бездә. Хәзерге вакытта ул 50 мең сумны тәшкил итә, – дип сөйләде район җитәкчесе. – Корылык булса да, минемчә, башка районнар белән чагыштырганда бездә хәлләр начар түгел. Чәчүдән соң да яңгыр явып алды, июнь аенда көтелгән явым-төшемнәр булды. Шулар тәэсир итте. Аннан, быел күмәк хуҗалыклар нәтиҗәле эшләде. Гомумән, уңай нәтиҗә – шушылай күмәк эшләүнең җимеше.

Альберт Рәхмәтуллин сүзләренчә, районда 2017 елда 100 мең тонна ашлык суктырган булганнар. Быел кыр эшләрен 107 мең тонна ашлык белән тәмамлыйлар. «Хәзер көзге чәчү эшләре бара. Анысын да берничә көндә бетерербез дип уйлыйм», – дип өметләнә ул.

Республика кырларыннан җыеп алынган уңышның гомуми күрсәткеченә иң зур өлеш керткән районнар арасында Тәтеш (168 мең т), Буа (159 мең т), Арча (154 мең т) да бар.

Арчада 62 мең гектарда урып-җыю эшләре башкарылган. Шуларның 50 меңнән артыгы бөртеклеләргә дигән мәйдан. Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин сүзләренчә, бөртеклеләрне җыеп бетергәннәр. «Быел уңыш узган елгы күрсәткечтән кимрәк булды. Елына күрә начар димәс идем. Былтыр без 220 мең тонна ашлык җыйган идек. Хәзер техник культураларны суктыру бара. Без – республикада иң зур бәрәңге мәйданнары булган район. Бәрәңге алуга керештек. Ничек кенә булса да, чәчкәнне җыеп алырга да кирәк. Кырда эшләүчеләр дә яхшыга өмет итеп эшләде. Тик җитештергән продукциянең бәясе булмау гына күңелне тырнап тора», – диде ул.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов та кыр эшләре оешкан төстә барды, ди. Елына күрә уңыштан да канәгать калганнар.
– Ел бик коры, яңгырсыз килсә дә, булган шартларда шундый уңыш алырбыз дип уйламаган да идек, шөкер! Район буенча орлык, терлек өчен азык әзерләнгән, пай җирләре өчен түләнгән, – ди җитәкче. – Безнең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эшләрен белеп, вакытны әрәм итмичә, технологияләрне төгәл башкарып, ел да әйбәт күрсәткечләргә ирешә.

Сөенечләр һәм уңыш

Ничек кенә булмасын, кыр уңганнарын дәүләт тә ярдәменнән ташламаска тырыша. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, бюджет чикләүләренә карамастан, федераль һәм республика казнасыннан тармакка күрсәтелә торган матди ярдәм чараларын саклап кала алганнар. Барлыгы 14,1 млрд сум акча бүлеп бирелгән (федераль бюджеттан – 3,4 млрд, республика бюджетыннан – 10,7 млрд сум).

Уңышның нинди буласына техника һәм технологияләр куллану да йогынты ясый. Министр әйтүенчә, Татарстанда машина-трактор паркын яңарту дәвам итә. Әйтик, агымдагы елда аграрийлар 2,1 мең берәмлек яңа техника сатып алган: 294 трактор, 177 комбайн, 1,6 мең берәмлек башка төр техника. Былтыр исә 3,1 мең берәмлек техника һәм кирәк-ярак сатып алган булганнар.

Республика буенча уңышның уртача күрсәткече

2020 ел – 35,3 ц/га

2021 ел – 15,4 ц/га

2022 ел – 36,9 ц/га

2023 ел – 25,8 ц/га

Көенечләр һәм ярдәм

Марат Җәббаров әйтүенчә, кайбер тискәре күренешләрнең сәбәбе – көтелмәгән суыклар һәм көттергән яңгырлар.

– Иң төп сәбәп – һава торышы, билгеле. Яңгырлар яумады. Чәчү иртәрәк башланды, кисәк суытты. Татарстанның көнчыгыш өлешендә явым-төшемнәр норманың 45 процентын гына тәшкил итте. 30 мең га җирне яңадан чәчәргә туры килде. Корылык та үзен күрсәтте, – диде министр.

Быел Татарстанда бөртеклеләргә сатып алу бәясе түбән тәгәрәде. Әйтик, арыш – 22, арпа – 17, бодай 3–9 процентка арзангарак сатыла. Моңа узган елгы рекордлы уңыштан соң барлыкка килгән ашлык запасы сәбәпче. Хәзерге көндә республикада узган елдан калган 600 мең тонна уңыш саклана.

Җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан Россия Хөкүмәте сатылган ашлыкка чыгымнарны каплауга субсидия бүлеп бирә. Узган ел федераль бюджет акчасы хисабына 1,3 миллиард сумлык 990 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнгән. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә ярдәмне интервенция фондына (дәүләт запасы. – Авт.) ашлык сатып алу аша да күрсәтәләр. 2022 елда 226 мең тонна ашлык уртача бәядән югарырак бәягә сатып алынган. Агымдагы елда җитештерүчеләргә 718 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән, 446 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнгән.

Акцент! Бөртеклеләр экспорты: 12 млн доллар

Кая сатыла: Иран, Сүрия, Төркия, Казахстан

Урып-җыю эшләре тәмамлануга кырлар тынып кала дигән сүз түгел әле. Марат Җәббаров әйтүенчә, әле кукуруз, көнбагыш җыясы бар. Рапс, шикәр чөгендере, бәрәңге алу эшләрен төгәлләргә кирәк. Шикәрсез дә, «икенче икмәк»сез дә, яшелчәсез калмабыз, ди министр. Ач калырбыз дип куркасы түгел, кыскасы.

 

УҢДЫРЫШЛЫЛЫК БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ РАЙОННАР БИШЛЕГЕ (Ц/ГА)

Тәтеш 39,2
Чүпрәле 37,8
Кукмара 35,7
Кама Тамагы 35,3
Кайбыч 34,4

УҢДЫРЫШЛЫЛЫК БУЕНЧА АРТТА КАЛГАН РАЙОННАР БИШЛЕГЕ (Ц/ГА)

Чирмешән 17,1
Әлмәт 16,2
Азнакай 15,8
Баулы 15,3
Ютазы 15,1

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү