Башкортостанда йөгерү марафоныныда катнашкан спортчы һәлак булган

3 сентябрьдә Уфада тугызынчы Халыкара марафон узды. Анда 7 меңнән артык спортчы катнашкан. Дистанцияләрнең берсендә йөгерүче һәлак була.

Чарада йөгерү, скандинавча йөрү һәм роллер спортын яратучылар катнашкан. Бу хакта UTV хәбәр итә, дип яза «Кызыл таң».

Беренчел мәгълүматлар буенча, марафонда катнашучыларның берсе йөгерү вакытында үзен начар хис итә башлаган, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган. Мәгълүматны марафонны оештыручылар да раслаган.


Фикер өстәү