Татарстан башкаласында Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә корылган тәүге үзенчәлекле мәйдан үз эшен башлап җибәрә. Ул «Казан Экспо»да 7-8 сентябрьдә узачак.
Җыенда 3 меңнән артык кеше катнашачак дип көтелә. Форум 14 төрле юнәлеш, шул исәптән, IT, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, мәдәният мәсьәләләле буенча фикер алышу мәйданына әвереләчәк.
Форум кысасында Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе дә узачак.