Моргта мәетләрне бутаганнар. «Мәетнең безнең әни булмавын җирләгәч кенә аңладык»

Мурманск шәһәрендә август азагында хастаханәдә мәетләрне бутаганнар. «Табутта әни ятмавын иртән генә аңлап алдык», – ди мәрхүмәнең кызы. Хәзер бу эшне Тикшерү комитеты тикшерә. Бу турыда «Комсомольская правда»га сылтама белән «Интертат» яза.

Мурманск өлкә клиник күппрофильле үзәгендә мәетләрне бутаганнар. Шунлыктан бер әбине башка кеше исеме белән җирләгәннәр.

«Гаиләбез белән җирләү көненә әзерләндек. Ул 31 августка билгеләнгән иде. Мәетне тану да шул көнне булырга тиеш. Кирәкле вакытка мәрхүмәнең балалары шәһәр хастаханәсе моргына килде. Тану вакытында мәет безнең туганыбыз булмавы ачыкланды. Аннары безнең әбине башка кеше исеме белән җирләп куюларын белдек. Хәзер эксгумация һәм кабат җирләү булачак», – ди туганнары.

Мәрхүмә хатынның оныгы Вера сүзләренчә, башка бер әби аларның әбисе белән бер вакытта диярлек, шул ук хастаханәдә үлгән. Икенче әбинең туганнары тану процессы ясамаган, ләкин документларга «таныдык» дип имза куйганнар.

«Аларга мәетне часовняга хушлашу вакытына китереп биргәннәр. Анда кызлары шикләнгән, ләкин моңа игътибар бирмәгән, шуңа күрә күмеп куйганнар. Ул иртән генә табутта аларның анасы ятмавын аңлаган», – ди Вера.

Хәзер тикшерү эшләре бара. Күп профильле үзәктә хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатынның туганнарыннан гафу үтенәләр. Ләкин, туганнары сүзләренчә, алардан беркем дә шәхсән гафу үтенмәгән.

«Баш табиб бүлмәсендә сөйләшү булды, беркем гафу үтенмәде. Без Тикшерү комитетына гариза яздык», – ди Вера.

«Безнең әби – сугыш баласы, гомер буе Төньякта эшләгән. Аның 3 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Чара күрүегезне сорыйбыз», – ди туганнары.

Мәетне әле эксгумацияләмәгәннәр. Мәрхүмә әбиләрнең берсен җирләгәннәр, икенчесенең гаиләсе хәзер зур борчуда – алар туганнарын кешечә озата алмауга хафалана, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү