Новосибирскида 27 яшьлек З. Алинә теш алдырганнан соң вафат булган. Туганнары сүзләренчә, аның теше сызлый башлаган һәм ул 30 ноябрьдә стоматологка язылган. Бу хакта «Комсомольская правда»га сылтама белән «Интертат» яза.
«Алинаның яңагы шешеп чыкты. Аңа снимок ясадылар, тешне алдырырга кирәк, диделәр. Тешен алдылар да өенә җибәрделәр. Кабул итү түләүле булды. Барысы өчен ул 2 мең акча түләде», – дип сөйләгән КП-Новосибирск сайтына Алинәнең апасы.
Аның сүзләренчә, тешен алдырганнан соң, Алинә өенә көч-хәлгә кайтып җиткән.
«Өйгә көчкә кайтып җитте, башы әйләнде. Өйгә кайтып 15 минут узгач, үз-үзен белештерми башлады. Кан төкерде, сөйләшмәде, бернәрсәгә реакциясе булмады… Аны караватка яткырдык, «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Боларның барысын да 2 бәләкәй бала күреп торды, алар әниләренең ничек үлгәнен күрде…» – дип сөйләгән ул.
Алинәнең туганы сөйләгәнчә, табиблар килгәндә,ул инде аңсыз булган.
«Башта, стоматологтан соң мондый симптомнар нормаль хәл, диделәр. Бары тик авызыннан кан агуын әйткәч кенә безгә килделәр», – дип сөйләгән кыз.
Алинә комага киткән булган. Туганнары сүзләренчә, хастаханәдә аңа кан салганнар. Алинаның каны зарарланган булган.
«Табиб безгә 2 декабрьдә шалтыратты һәм Алинәнең үлүен әйтте. Төгәл диагнозны дүшәмбе генә беләчәкбез, чөнки табиб белешмәсе әлегә юк», – дип сөйләгән туганы.
Алинәнең әнисе Тикшерү комитетына һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына гариза язарга җыена. Ул ни өчен кызын саклап кала алмауларын аңламый.
Юрист аңлатмасы
Юлия Казанцева, медицина адвокаты:
«Теш алдыру – хирургия манипуляциясе. Теләсә нәрсә булган булырга мөмкин. Пациентның үлеме теш алдыру белән бәйле булмаска да мөмкин. Бәлки, пациентның үзе белмәгән ниндидер авырулары булгандыр, һәм алар кискенләшкәндер. Башкасы да була, тик сирәк. Ярага инфекция эләгә, флегмона (үлекле ялкынсыну) башлана, һәм сепсис барлыкка килә. Табиблар инфекция керткән булырга яки пациентның анамнезын тулысынча җыймаган булырга да мөмкин. Болар барысы да фараз гына, төгәлрәген экспертиза күрсәтәчәк», – дип сөйләгән ул «КП-Новосибирск» басмасына.
Стоматологка барыр алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
«Оешманың хирургик операцияләр башкаруга лицензиясе булырга тиеш. Стоматолог-хирург булырга тиеш. Минем тәҗрибәдә андый эшләр булды, табибның белеме, клиниканың лицензиясе булмыйча, пациентка ярдәм күрсәткән очраклар булды», – дип сөйләгән Юлия Казанцева.
Беренче генә очрак түгел
Алтайда бер хатын-кыз 3 тешен алдырганнан соң реанимациягә эләгә. Табибтан соң аның яңагы шешеп чыга, коса башлый, һәм температурасы күтәрелә. Хатын-кызны район хастаханәсенә алып китәләр. Реанимациядә аңа караваттан торырга рөхсәт итмиләр, кулларын бәйләп куялар, ашарга-эчәргә бирмиләр.
Шуннан соң аны вертолетта край клиник хастаханәсенә алып китәләр. Аңа авыр дәрәҗәдәге кетоацидоз – бөернең кискен зарарлануы диагнозы куялар. Озак ятып, тәне тишелә башлый, аяклары өлешчә ойый.
Суд хатын-кыз файдасына 400 мең сум акча һәм суд чыгымнары өчен 30,5 мең түләттерә.
Бердск шәһәрендә яшәүче видеоператор Антон Ермоленко стоматологка барганнан соң, судлашып, хастаханәдән 3,5 миллион сум ала. Стоматологка барганнан соң, анда үлекле ялкынсыну барлыкка килә. Ул операция өстәлендә клиник үлем кичерә. Шуннан соң комага китә һәм 1,5 көн комада ята, инвалид кала.
Суд пациент яклы була. Хастаханә аңа 3,5 млн сум түләгән һәм ай саен гаиләгә, ярдәм йөзеннән, 20 мең сум түләп барырга тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat