Казан зоопаркына Филимон исемле фил алып кайтканнар

Казанның «Африка. Замбези елгасы» зооботаника бакчасында күптән көтелгән җәнлек барлыкка килде. 6 яшьлек Филимон исемле филне кичә Мәскәү зоопаркыннан алып килгәннәр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Филне бирегә күчерү өчен ел ярым әзерләгәннәр — бу вакыт эчендә Казан зоологлары Филимон белән танышкан. Авырлыгы 2,5 тоннадан артык һәм буе 2,25 метрлы фил тыныч кына хәрәкәт итә алырлык транспорт контейнеры әзерләнгән.

Филимонны зур филләр йортына урнаштырганнар, анда уеннар өчен урын һәм йөзү зоналары каралган. Кышкы бүлмәдә йокларга уңайлы булсын өчен ком җәйгәннәр.

Быел майда филгә 6 яшь тулган. Бу чорда яшь ата фил мөстәкыйль тормыш башларга әзерләнә. Соңыннан алар көтүне ташлап, туганнары белән дуслашу өчен ирекле сәяхәткә китә. Олы филләр исә ялгыз яши, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү