Мамадыш районында исерек ир улының күкрәгенә пычак белән берничә тапкыр кадаган

Егет хастаханәгә озатылган.

Мамадыш районында росгвардиячеләр кайчандыр “утырып” чыккан исерек атаны тоткарлаганнар. Сәрхуш ир улының күкрәгенә пычак белән берничә тапкыр кадаган.

Бу хәл төнлә килеп чыккан. Шул тирәдә патрульдә йөрүче росгвардиячеләр тиз генә килеп җиткән һәм 62 яшьлек сәрхуш атаны тоткарлаган. Баксаң, башта әтисе улы белән тыныч кына аракы эчеп утырган. Ләкин нәрсәдәндер тавыш чыгып, ата кеше кулына пычак алган да улының (1984 елдан туган) күкрәгенә берничә тапкыр кадаган.

Егет хастаханәгә озатылган.

Тоткарланган ирне полиция хезмәткәрләре карамагына тапшырганнар. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү