Татарстанда үз кызын үтерү белән янаган ирне кулга алганнар

Иргә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Әлмәттә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үз кызын үтерү белән янауда шикләнелгән күп тапкырлар хөкем ителгән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокук саклау органнарына Нефтьчеләр урамындагы йорттагы фатирында исерек әтинең кызына үтерү белән янавы турында хәбәр килә. 36 яшьлек хатын зыян күргән. Кыз әнисенә әтисенең төшке аштан соң спиртлы эчемлекләр эчеп утырганын хәбәр итә. Хатын кайтып кергәч, алар арасында низаг килеп чыга. Исерек әтисе пычак алып, кызын терү белән яный.

Хатын-кыз мондый хәлнең беренче тапкыр гына булмавын сөйли. Ир-атны тоткарлыйлар һәм полициягә алып китәләр.

Тоткарланган кешегә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү