Мошенниклар укытучыны хәрби комиссариатка ут төртергә күндергәннәр

Воронеж өлкәсендә полиция хезмәткәрләре хәрби комиссариатны яндырмакчы булган бер хатын-кызны тоткарлаганнар.

Воронеж өлкәсендә полиция хезмәткәрләре хәрби комиссариатны яндырмакчы булган бер хатын-кызны тоткарлаганнар. Ул военкоматка ут төртү омтылышында шикләнелә, дип яза “MK.RU” Mash телеграм-каналы мәгълүматларына таянып.

Әлеге беркатлы хатын-кызга, янәсе, Үзәк банк хезмәткәрләре шалтыратып, кемнәрнеңдер аның исеменә кредит алырга маташуларын хәбәр иткән. Шуннан соң “полиция хезмәткәрләре”, укытучы белән элемтәгә кереп, тәгаен кемнең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенуын әйткән.

Кыскасы, мошенниклар, 24 яшьлек укытучыны, шартлаткыч катнашма әзерләп, хәрби комиссариат бинасына (җинаятьчеләр шунда, дип алдап) ыргытырга күндергән.
Полиция хезмәткәрләре хатын-кызны тоткарлаган. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү