Яльчикта давыл вакытында һәлак булган ананы ике баласы белән Башкортстанда соңгы юлга озаталар

Бүген – 1 августта Башкортстанның Стәрлебаш районында Мари Эл Республикасында давыл вакытында һәлак булган ананы ике баласы белән соңгы юлга озаталар. Гөлнара Сәлимовага – 32 яшь, нәни кызларының берсенә – ике яшь, төпчегенә – 6 ай булган. Мәрхүмәнең ире – авыр хәлдә Волжск хастаханәсендә. Якыннары әйтүенчә, әле ул хатыны һәм балаларының һәлак булулары турында белми. Бу хакта “News Bash” яза.

Гөлнара Сәлимова 1991 елның 13 февралендә туган. Башкортстан дәүләт педагогика университетын тәмамлаганнан соң Казанга күченеп килгән. Биредә Ринат исемле егеткә кияүгә чыккан. Яшь гаилә парының ике баласы туган.

2023 елның июлендә гаилә ял итәргә киткән. Төнлә, көчле давыл кубып, аларның палаткасы өстенә агач ауган. Гөлнара һәм ике бала һәлак булган. Ринат исән калган: ул авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Стәрлебаш халкы, фаҗига турында белүгә, һәлак булганнарны өйләренә алып кайту һәм җирләү өчен, Гөлнараның туганнарына ярдәм итү максатында акча җыю оештырган. Стәрлебаш районы хакимияте мәрхүмнәр белән хушлашу вакыты һәм урынын игълан иткән.

Яльчикта һәлак булган ике бала белән ана турында: “Ялга бик ашкынып киткәннәр иде”


Фикер өстәү