1 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

Бүген 1914-1918 елларда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көнен

билгеләп үтәләр. Бу көн 2012 елда чыккан Федераль закон нигезендә гамәлгә кертелә. Бу сугыш – беренче дөнья мастштабындагы хәрби конфликт. Монда 59 бәйсез дәүләтнең 38 се катнаша.

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең тыл көне

Ул 1988 елның 7 маенда Оборона министрлыгы приказы белән раслана. Тыл, кораллы көчләрнең үзгә бер төре булып, 1941 елның 1 августында аерылып чыга. Бу көнне И.В. Сталин Кызыл Армиянең Баш тыл идарәсен оештыру турында приказ имзалый. Тыл составына тыл начальнигы штабы, ВОСО (Хәрби хәбәрләр хезмәте) идарәсе, автоюллар идарәсе һәм тыл начальнигының инспекциясе керә.

 Инкассатор көне

1 август – инкассация хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. 1939 елда бу көнне СССР Дәүләт банкы каршында инкассация хезмәте оештырыла.

Инкассация – кулда булган акчаны, чит ил валютасын һәм башка кыйммәтле әйберләрне банкның операцияләр башкара торган кассасына җыю һәм китерү дигән сүз.

 Казанда беренче гимназия

1758 елның 1 августында Казанда Елизавета I указы белән дворяннар һәм төрле һөнәр ияләре өчен гимназия ачыла. Ул Петербургтан һәм Мәскәүдән соң бердәнбер провинциаль уку йорты була. Аны Мәскәү университеты кураторы Иван Шувалов инициативасы белән төзиләр. Гимназия университет карамагында була. Беренче укучылар саны нибары 14 кеше була, аннары аларның саны 25 кә кадәр арта. Киләсе уку елында гимназия инде 120 кешене җыя. Уку йортын Мәскәү университеты академигы Михаил Веревкин җитәкли.

 «Маяк» радиостанциясе

1964 елның 1 августында СССР халкы «Маяк»ның беренче тапшыруын ишетә. Тәүлек буе эшли торган яңа мәгълүмати-музыкаль станция бик тиз популярлашып китә. Радиостанция ярты сәгать саен биш минутлык яңалыклар чыгара. Ә алар арасында – музыкаль тапшырулар һәм концертлар. 1980 нче еллар ахырында радиостанциядә дүрт сәгатьлек «Маяк панорамасы» һәм популяр «Хатлар буенча концертлар»  тапшырулары барлыкка килә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү