Яльчикта һәлак булган ике бала белән ана турында: “Ялга бик ашкынып киткәннәр иде”

Кичәге давыл китергән зыян һәм хәсрәтләрне язган идек инде. Мари Элдә һәлак булучылар арасында Татарстан кешеләре дә бар.

9 кешенең өчесе – Яшел Үзәндә, өчесе Питрәч районының Көек авылында яшәгән.

Көектә яшәүче Сәлимовлар өчен ял күңелсез тәмамалана. Гаилә башлыгы Ринат – авыр хәлдә, реанимациядә. Аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Ринатның хатыны 32 яшьлек Гөлнара, 2 яше дә тулмаган кызы Ясминә, май аенда дөньяга килгән сабые София өсләренә агач төшеп шунда ук һәлак булалар. Гаилә палатка эченә кергән була.

Фаҗига вакытында Гөлнара кечкенә сабыен имезеп яткан була.

– Бик матур яшәделәр, – ди Сәлимовлар турында Ринатның апасы Фәридә. – Киленебез белән энем интернетта танышып өйләнешкән иде. Гөлнараны бик яраттык. Авыр сүз әйтә белми иде ул. Гомере генә кыска булган җаныемның. Киленебез Башкортстанныкы. Яшь чагында Казанга укырга килеп, монда яшәп калган иде. Казандагы бер институтта кадрлар бүлегендә эшләде. Алар башта “Салават Күпере”ндә фатир арендалап торды. Быел ипотекага Питрәч районының Көек бистәсеннән фатир алганнар иде.

Сәлимовлар туганнары белән дә, күршеләре белән дә дус яшиләр. Ялга да алар берничә гаилә бергә җыйналып чыгып киткән. Алар киткән көнне Ринатның әнисе дә Көектә булган. Ике тапкыр инсульт кичергән ананың үзенә дә, балалары белән булган хәлне ишеткәч “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килгән. Әниләре улы белән киленен үзе ялга озатып калган була.

Еламаган минутлары юк аларның. Ринатның хәле яхшыруын көтәләр. Ә инде Гөлнара белән аның сабыйларын Башкортстанның Стәрлетамак районына җирләячәкләр.

– Без Кама Тамагы Яңа Сала авылыннан. Башта киленебез белән сеңелләребезне шунда җирләрбез дигән идек. Кодагыебыз алып кайтып, кызымны әтисе янәшәсенә күмик диде. Аңа безгә караганда да кыенрак. Ана йөрәге ничек түзәдер. Бик авыр хәл, – ди Фәридә. – Энемнәр ялга киткәч, телефоннан фотоларын карап бардым. Бер мәлне берни куймый башладылар. Шул арада телеграммга кереп чыгыйм дисәм, хәтәр давыл турында язганнар. Яльчик дигән сүзне күрүгә, беттем инде. Тизрәк энемә шалтырата башладым. Ул телефонын алмады. Гөлнараныкын тикшерүчеләр алды да бу ачы хәбәрне әйттеләр. Ничекләр яшәргә инде хәзер? — ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү