Татар артистлары ясалма матурлыкка карата фикерләрен әйттеләр

Кабартылган иреннәр, озын керфекләр, ясалма чәчләр… Безнең заманның матурлык стандартларын саный китсәң, күпчелеге ясалмага кайтып кала. Шулай булуына карамастан, Россиядә яшәүчеләрнең 66 проценты, табигый матурлык һәрвакыт күзне иркәләячәк, дип саный. «Авито Услуги» хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Татар артистлары бу турыда ни уйлый икән?

Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты:

– Ясалма матурлыкны, гомумән, ясалмалылыкны яратмыйм. Үземнең беркайчан да сәхнәгә грим, чурт-чураман сылап чыкканым булмады. Зөлфиягә дә бизәнмәскә кушам, мин аны ничек бар, шулай яратам. Аның бүгенгә кадәр, шушы яшенә җитеп, битенә әллә нәрсәләр ясатканы юк. Үзе ясаган кремнар, маскалар сөртә. Экономичный! Чөнки ул болай да матур!

Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның атказанган артисты:

– Мин табигый матурлык яклы. Әгәр үзеңне 100 процентка кабул итәсең, үз-үзеңә ошыйсың икән, сине кешеләр дә кабул итәчәк. Мин үз-үземә ошыйм, мәсәлән. Ходай биргән борын, Ходай биргән күкрәк, кул, аяклар – барысы да. Шөкер, мин исән-сау, гариплектән Алла сакласын. Ә инде үзеңне үзгәртү темасына килгәндә, мин моңа каршы түгел. Кемдер иренен күпертә, кемдер күкрәген ясата. Ул юктан гына эшләми, барысы да кешенең комплексларына бәйле. Кеше үзенә ошамаган җирләрен үзгәртә. Андый кешеләрне бер дә гаепләмим. Һәркем үз тормышы өчен үзе җаваплы, Ходай каршысында үзе җавап бирәчәк.

Марсель Вәгыйзов, Татарстанның атказанган артисты:

– Ир-ат буларак, бер җире дә ясалмаган һәм, гомумән, бизәнмичә йөри торган хатын-кызлар күңелемә якынрак. Иреннәрен һәм башка әгъзаларын кабарткан затларны бөтенләй аңламыйм. Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да камил итеп яраткан. Без бит табигатькә сокланып йөрергә яратабыз. Чәчкәләрнең матурлыгына, һәркайсының үзенчәлекле булуына таң калып йөрибез. Үзебездән канәгать булмыйбыз икән, димәк, Аллаһ бары сине генә дөрес яратмаган, һәм син аның белән ризалашмаган булып чыгасың. Исламда да бу әйбергә катгый карыйлар, бу зур фарызлардан санала. Шуңа күрә минем фикерем дин белән тәңгәл килә.

Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты:

– Табигый матурлык модадан чыкмаячак. Һәм мин моны дөрес дип саныйм. Табигать уникаль кеше тудыра, башка берәүне тулысынча кабатлый торган бер генә кеше дә юк. Һәркемнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Әмма 100 процентка үзен ошаткан кеше юктыр ул, минемчә. Булса да, бик аздыр алар. Әгәр кеше, үзен үзгәртеп, бәхетле була икән, бу начармыни? Үзгәртүләрнең дә төрлесе була бит. Кәкре яки зур борын, зур колаклар һәм башка шундый дефектлар кешегә яшәргә комачаулый, алар аркасында ул үзен кимсетелгән итеп хис итә икән, аның зыяны юк, миңа калса.

Ә инде бер үзгәреп, туктый алмыйча, ниндидер ямьсез формаларга кереп китү – ул инде психологик тайпылыштыр. Әмма бу – мәсьәләнең бер ягы гына. Глобаль яктан карасаң, һәркем ирекле, үзенә кирәк икән, теләсә нәрсә эшләп бетерә. Ахырдан үкенечле генә булмасын…

Гүзәлем, җырчы:

– Мин дә шушы табигый матурлыкны яклаучылар сафында. Һәр кеше үзенчәлекле. Мине дә Аллаһы Тәгалә башкаларга охшамаган, матур кыяфәттә яраткан. Керфек һәм кашларга кадәр бер әгъзамны да үзгәрткәнем булмады. Бердәнбер нәрсә – тешләремне генә бераз матурладым. Кечкенәдән борчый иде алар мине. Гомумән, кешенең нинди дә булса зур комплекс тудыра торган урыны бар икән һәм ул аны үзгәртә ала икән, мин моңа каршы түгел. Кайбер очракларда ул бит бик җитди психологик проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, кешенең үз-үзенә карата ышанычы кими, башкалар белән аралашканда читенсенә башлый. Монысы – бер хәл, ә инде тик торганнан, ниндидер модага ияреп үзгәрүчеләрне аңламыйм. Шулай итә-итә, хатын-кызлар бер-берсеннән аерылмый башлады бит инде. Шөкер, соңгы арада табигый матурлыкка караш үзгәрә башлады кебек инде.

Гөлназ Шәрипҗанова, җырчы:

– Хатын-кызлар турында сүз бара икән, күпчелеге, нәрсә генә эшләсә дә, үзләренә ошарга тырышалар. Әгәр ул үзен ничек бар – шулай ярата икән, бер җирен дә үзгәртми. Минем, мәсәлән, иреннәр кабартылган. Миңа андый иреннәр эффектлырак тоела, үземне шулай күрәм. Менә хәзер 35 яшем тулды, күзләр асылына башлады. Аларны бераз ачып җибәрә торган процедура бар, шул рәвешле әзрәк яшәрергә була. Нишләп әле эшләтмәскә? Әмма 20 яшендә үзен үзгәртә башлаган, үзеннән «Барби» курчагы ясап куйган кызларны аңламыйм. Бәлки, кемгәдер бу һөнәре өчен кирәктер инде…

Белгеч фикере

Валерий Ивановский, клиник психолог:

– Тышкы кыяфәтне үзгәртү теләге нәрсә турында сөйли? Кеше башка төрле күзләр, зуррак иреннәр ясап, яңак сөягенә кадәр үзгәртә икән, ул үзен «юкка чыгарып», башка шәхес «ясарга» тырыша. Ә бу – кешенең үзе һәм тышкы мохиткә бәйлелеген югалтуы турында сөйли торган җитди «сигнал». Психология күзлегеннән, бу шактый көчле ассоциатив тайпылыш яки конверсион (истерик) тайпылыш диагнозын хәтерләтә.

 Лилия Гыймазова


Фикер өстәү