Берничә авыл өстеннән торнадо узган (ФОТО, ВИДЕО)

Башкортстанның Баймак районы Түбә авылында яшәүчеләр бик тә хәтәр табигать күренеше шаһитенә әйләнгән. Алар “Абзелиловский район Аскарово” төркемендә бу җәһәттән фотосурәтләре белән уртаклашканнар, дип яза ГорОбзор.ру.

Көчле давыл йорт түбәләрен, коймаларны кубарып ыргыткан. Торнадоны районның төрле өлешләрендә күргәннәр. Аерым алганда, Талкас күлендә һәм Исән авылында.


Фикер өстәү