Украина кораллы көчләренең үзләренә зыян салган һөҗүменең ВИДЕОсы пәйда булды (18+)

Россия хәрби хәбәрчеләре – “Архангел спецназа” телеграм-каналы авторлары Украина кораллы көчләренең Запорожье юнәлешендәге үзләренә генә зыян салучы чираттагы һөҗүменең видеосын урнаштырган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Пилотсыз очкычтан төшерелгән кадрларда Россия солдатларына таба һөҗүмгә баручы өч M2 Bradley пехота хәрби машинасының икесен юк итү чагылдырылган. Бер БМП минага эләгеп шартлый, икенчесен безнең солдатлар җибәргән танкка каршы идарә ителешле ракета (ПТУР) юк итә.

Шартламыйча калган техниканың экипажы чигенергә карар итә. Алар исән калган солдатларны тиз генә утыртып, хәтәр урыннан тиз генә кача. Видеога комментарийларда өченче БМПның да берникадәр вакыттан соң шартлатылуы турында әйтелә.

Танылган хәрби белгеч һәм тарихчы Юрий Кнутов агентлык хәбәрчесенә Америка техникасының махсус хәрби операция зонасында әллә ни “кыра” алмавы турында сөйләгән.
Аның әйтүенчә, Bradley пехота хәрби машинасы Гыйракта да үзен яхшы яктан күрсәтмәгән. Техниканы ничек тә аклау өчен Украинага җибәргәннәр. Әмма махсус хәрби операция зонасында БМП – ышанычсыз, начар. Белгеч сүзләренә караганда, АКШтан җибәрелгән машиналарның 30 проценты сафтан чыгарылган инде.
“Гыйракта да аңа карата дәгъвалар күп булган, хәрбиләр аны җибәрмәүләрен таләп иткән, ләкин Пентагон моңа каршы килгән. Украинага яхшы яктан күрсәтәчәгенә өметләнеп биргәннәр. Ләкин техниканың 30 миллиметрлы снарядларыбызга да чыдамавы ачыкланган”. – дип сөйләп үткән Кнутов.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

 


Фикер өстәү