Чаллыдан Дмитрий Сотников экипажы «Дакар» раллиенең унынчы этабында финишка беренче булып килде

Чаллының «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Дмитрий Сотников экипажы «Дакар» раллиендә йөк машиналары ярышының унынчы этабында җиңү яулады.Ул идарә иткән машина 375 чакрым озынлыктагы махсус участокны 3 сәгать 14 минут һәм 15 секундта узды.

Икенче урында – «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Эдуард Николаев экипажы. Алар лидердан 1 минут 27 секундка калышты. Андрей Каргинов егетләре өченче урынны алды. Чаллы командасының Антон Шибалов җитәкләгән дүртенче экипажы финишка бишенче булып килде.

Йөк машиналары арасында гомуми зачетта Дмитрий Сотников экипажы алда бара. Икенче урындагы Эдуард Николаев егетләре иптәшләреннән 10 минут 18 секундка калыша. Антон Шибалов экипажы – өченче урында (+44.27). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге дүртенче экипажы ун этаптан соң дүртенче урында (+1:49.19).

1 гыйнварда ярышка чыккан автоузышчылар 14 гыйнвар көнне Җиддә каласында финишка килеп җитәр дип көтелә.


Фикер өстәү