Татарстанда бер пенсионер ишелгән сарай түбәсе астында калып үлгән

Чаллыда «Любитель природы» бакчачылык ширкәтендә ир-ат өстенә сарай түбәсе ишелгән. Бу хакта  112 номерына көндез хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды 10 минуттан килеп җиткән. Алар сарай түбәсе астында 82 яшьлек бабайның мәетен тапкан.

Якынча мәгълүмат буенча, өлкән яшьтәге ир-ат корылманы сүтә башлаган булган һәм ул ишелгән. Табиблар аның ике көн элек үлгән булуын ачыклаган.


Фикер өстәү