Казанда завод дивары өлешчә ишелгән

Казанның Киров районында элеккеге завод стенасы өлешчә ишелгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген, 9.44 сәгатьтә Клара Цеткин урамында автоягулык станциясе янында ташландык «Сантехприбор» заводының дивары өлешчә ишелүе турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урыныны 4нче янгын-сүндерү коткару хезмәткәрләре килгән. Диварның бер өлеше машиналар йөри торган юлга ишелгән. Барлыгы 180 кв. метр мәйдан ишелгән.

Һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

 


Фикер өстәү