Яхшылык эшлә дә суга сал: хәйриячелек нинди булырга тиеш?

Бүген сүз хәйриячелек, иганәчелек турында иде. Ник дигәндә, сентябрьнең вакыйгаларга куе беренче декадасы, бер-бер артлы килгән истәлекле көннәре арасында гомерен фәкыйрьләргә, авыруларга, ятимнәргә ярдәм итүгә багышлаган мәгълүм шәхес Тереза Ананың вафатына бәйле дата – Халыкара хәйриячелек көне дә бар. Хәйриячелек – кешелек уйлап тапкан, диннәр хуплаган, хәтта кушкан изге гамәлләрнең берсе булып та әлеге дата һәр елны ни өчендер тыныч кына, бернинди шау-шусыз үтә дә китә. Бәлки, бу дөрестер дә. Хәйриячелек һич тә афишалап башкарыла торган эш түгел бит. Татар мәкале дә «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер» ди. Урамга чыгып кычкыргач, гамәлнең изгелегеннән бернәрсә дә калмый ич…

Дөнья гомер-гомергә байлар белән бай булмаганнарга – фәкыйрьләргә, җитмәүчелектән интеккәннәргә, ярдәмгә мохтаҗларга бүленгән булганлыктан, хәйриячелек –  әйткәнебезчә, элеккедән килгән гамәл. Бүгенге җәмгыять чагыштырмача тук, әмма яхшылык эшләр сәбәпләр һаман да күп әле: ятимнәр кимеми, дөнья булгач, ярдәмгә мохтаҗлар, тумыштан килгән авырулардан иза чигүчеләр, гарипләр дә бар. Тик хәйриячелек көндәлек гамәлгә әйләнүдән һаман да ерак кебек. Изге эшләр, аларны киң традиция итү дигәндә без нәрсәдән башларга тиеш соң? Ихтимал, һәрберебез үзебездән. Хәйриячелек бит ул череп баеганнарның ачлы-туклы яшәгәннәр өчен ашханә ачуы гына түгел. Ул – барыбызның да үз мөмкинлегеннән чыгып, мохтаҗларга ярдәм кулы сузуы, шуңа әзерлеге дә.

Мин ике балалы бер гаиләне беләм. Аларны бай дип беркем дә әйтми. Ике бүлмәле фатирда яшәп, җиденче марка «Жигули»да йөрүчеләрне, киресенчә, хәллеләр рәтенә кертмәскә дә мөмкиннәр. Шуңа да карамастан, игелек эшләү – әлеге гаиләнең канында, дияр идем. Фатирдан башлап памперсларга кадәр сатучыларның кырыкмаса-кырык белдерүе белән тулы шәһәр реклама газетасында һәрчак аларның «Бушка: яхшы хәлдәге фәләненче размер кроссовка», «Бер генә ел киелгән мәктәп формасы» ише игъланнарына юлыгасың. Былтыр бәрәңге бик уңды. Шәһәрнең үзәк мәчете, соңыннан мохтаҗларга өләшү максаты белән, халыктан шул «икенче икмәк»не җыюны оештырган иде. Алда телгә алган гаилә бу акциядән дә читтә калмады, иске «Жигули»гә төяп, Аллаһы йортына биш капчык бәрәңге илтеп тапшырган алар.

Мондый кече хәйриячелек һәрберебезнең кулыннан килә. Тик үтәмибез. Эш, бәлки, теләк булу-булмауда яисә саранлыкта да түгелдер. Күбебез, үз кабырчыгында гына яшәп, дөньяда мохтаҗлар барын оныта, искәрми. Яисә баеган көнне үк хәйрияче дә, иганәче дә булам, ди. Татарстан гына түгел, Россия дә белгән, эшләү дәверендә балалар йортларына сигез дистәдән артык автобус бүләк иткән Әсгат Галимҗанов бай булганмы әллә? Гомере буе баракта яшәгән, гел бер үк киемнән йөргән кеше ничек бай була алсын? Кайберәүләр исәпләгәнчә сәер зат та булмаган ул. Бары үз хаҗәтләреннән арткан акчаны мохтаҗларга, ятимнәргә биреп баручы. Кешеләрне азындырган куллану җәмгыятеннән, комсызлык, мал җыю белән сугарылган бүгенге чынбарлыктан тулаем баш тарта алган фидакарь. Әсгат абый кебек уникаль шәхес турында сөйләгәндә, чиксез юмарт, шәфкатьле, миһербанлы дию генә аз. Барыннан да бигрәк ул – Тереза Ана белән янәшә куярлык изге кеше. Андыйлар, ни кызганыч, сирәк һәм ул сирәклек – без яшәгән җәмгыятьнең камил булмавы күрсәткече дә…

Хәйриячелеккә кереп китми, дип гади халыкны гаепләү, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер. Бизнеслары җырлап барган эшкуарларның да хәтсезе иганәче, меценат булырга атлыгып тормый бит. Тавык симергән саен йомырканы азрак салган кебек, аларның күбесе баеган саен саранлана гына бара төсле. Электән килгән гадәт буенча андыйларны «кара байлар» дип атыйлар. Андыйларның үтә хәллеләре, ярыша-ярыша, чит илләрдә күчемсез милек сатып ала. Үксезләр язмышы – «каралар» өчен унынчы урында. Мондый затсызлык нидән? Җавап, миңа калса, аларның үткәнендә. Сәнәктән көрәк булганнар арасында элекке фарцовщиклар, спекулянтлар, алдакчы кооператорлар хәтсез. Туксанынчы елларның глобаль аферасы – халыкны талаган приватизация вакытында умырып калганнар да күп алар арасында. Кичәге спекулянт, алыпсатар бүген капылт кына меценатка әйләнсә, бик тә гаҗәп булыр иде.

Иганәчелек, киң күңеллелек дигәндә, тәрбия белән диннең дә мөһим роль уйнавын билгелик. Үз заманының танылган хәйриячесе – «ак бай» Савва Морозовтан «Ник башка байгуралар синнән үрнәк алмый?» – дип сорагач, аның: «Безнекеләр шул ук Европа байлары белән чагыштырганда акылсыз һәм тәрбиясез, шуңа саран», – дип җавап кайтарганлыгы билгеле. Морозов Европадагы эшкуарлык мораленең протестант динендәге үз-үзеңне чикләү этикасына таянуы – комсызлык кабул ителмәү белән дә аңлаткан. Үзе ул протестантлыкка якын иске православ динендә торган, яки старовер булган. Гомумән, революциягә кадәрге урыс хәйриячеләренең күбесе – староверлар. Биредә Морозовтан кала бик күпләрне санарга мөмкин. Алар арасында барыбыз да белгән Третьяковны, Казан байлары, иганәчеләр – шәһәргә зур хастаханә салдырган данлыклы Яков Шамов, Оконишников, Грузин (хәзерге К.Маркс) урамында кибетләр тоткан Федор Васильевны, башкаларны атарга мөмкин.

Үзебезнең татар байларының да Казан староверларыннан калышмаганлыгын әйтеп үтик. «Ак байлар» – Акчуриннар, Апанаевлар, Хөсәенов, Мөхәммәтсадыйк Борнаев – хәйриячелекләре аркасында татар тарихына мәңгегә кергән игелекле җаннар. Алар барысы да бик диндар кешеләр булган. Бүгенге татар эшуарлары арасында да дингә хөрмәт белән караганнар күп. Авылларда алар салдырган мәчетләр дистәләгән. Тик кысмырлар, ни мохтаҗларга, ни үз авыл-шәһәрләренә бер тиен тотмаганнар да юк түгел. Үтә байлар, мәсәлән, «Форбс» исемлегендә торган, республикада яшәгән биш миллиардер (дүртесе – татар) кылган изгелекләр дә, ни сәбәпледер, бик күренми. Андыйларга, әйтик, районнарда татар мәктәбе төзетү, аны тоту, финанслау берни дә тормас иде. Әмма шушы көнгә кадәр андый куанычлы хәбәрнең ишетелгәне юк. Күрәсең, диндарлык кына түгел, миллилек тә җитенкерәми үтә бай агайларыбызга. Миллиард долларлык мөлкәт тотып та, милләт проблемаларын күрмәү аларны да «кара»га чыгарачак бит.

                                                                                                                       Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү