Александр Малькевич: “Нәтиҗә чыгарганчы, мәгълүматны тикшерергә кирәк”

Бүгенге шартларда кеше мәгълүматны узып барышлый гына кабул итә. Аның ни дәрәҗәдә дөрес булуына игътибар итми, тикшерми. Шуның аркасында ялган хәбәрләр тарала да инде. Россия Иҗтимагый палатасының интернет челтәрендә дөрес булмаган мәгълүматны таратуга каршы төркем җитәкчесе Александр Малькевич бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган очрашуда әнә шундый фикер әйтте.

Малькевич фикеренчә, сайлау барышында, ким дигәндә, өч оешма ялган хәбәр тарату белән шөгыльләнә. Аларның Татарстанга игътибар бирүе исә иң алга киткән төбәкләрнең берсендә тотрыклылыкны бозу теләге белән бәйле. Шуңа күрә белгеч халыкка ниндидер нәтиҗә чыгарганчы, аларны игътибар белән тикшерергә киңәш итте.

“Чөнки республикада эш чыннан да шәп итеп куелган, сайлаулар оешкан төстә уза, сайлауга килүчеләр саны да зур, көнләшерлек. Күпмилләтле республика икәнен белә торып, үз хәбәрләрендә шовинистик рухтагы хәбәрләр таратудан да читенсенмиләр”, – диде Малькевич.

Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Татарстанда быелгы тавыш бирүдә кулланылган яңа алым – автобусларда тавыш бирү мөмкинлегенә дә мөнәсәбәтен белдерде.

“Теләсә кайсы ноктага кереп, шунда тавыш бирү мөмкинлеге булдыру шәп бит. Кемгәдер сайлау участогына ерак булырга мөмкин, кемдер башка эш белән мәшгуль булырга мөмкин – ә монда сайлау участогы янәшәдә генә, – диде ул. – Бүген әнә шундый участокларның берсендә булдык. Халык килә. Автобусларда тавыш бирү мөмкинлегенә көлеп караучылар да бар. Мәскәү үзәгендә урнашкан кафеда каһвә эчеп утырганда тәнкыйть фикере язучылар бар. Үзләре исә чынбарлыкны белмиләр. Әгәр халык мондый мөмкинлектән файдалана икән, димәк, мондый хезмәт кирәк. Димәк, аларга шулай җайлырак. Моның нәрсәсе начар?”.


Фикер өстәү